Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга татарча "Comedy Club" килде


Татарлар да күңел ачуда дөньякүләм ысулларны үзләштерә
Татарлар да күңел ачуда дөньякүләм ысулларны үзләштерә

6 мартта Казанның ЦКЖ-клубында “Кәмит Клуб - Казан Ыстайл” дигән шоу-тамаша узды. Бу - татар “Комеди Клуб”ы белән “Барс Медиа” продюсер үзәгенең уртак проекты.


Бу татар яшьләре тормышында үзенчәлекле, хәтта тарихка кереп кала торган бер вакыйга булды. Хәзер заманча ял итү, кәеф-сафа кору индустриясендә элекке кичке биюләр дискотекка әйләнде, үзешчән театр урнына КВНнан башка берни дә килеп чыкмады.

Ә зур залларда халык алдында тамаша кылу, кәмит күрсәтү кайвакыт Сабантуйларында очраштыргалый анысы. Казан базарларында көзен, язын үткәрелә торган ярминкә вакытында Рәшит Шамкай һәм Равил Шәрәфинең бәрәңге, каз ите алырга килгән кала кешеләренә анекдот сөйләве, район үзешчән артистларының җырлап, биеп алуы сирәк кенә була торган мәйдан кәмите әмма хәлне үзгәртми.

Телевизор кабызгач, чит телләрдә бигрәк тә урысча шаярган кешеләр һәм билгеле җырчылар игътибарны җәлеп итә. Бу клуб кәмитләрендә шаяру тозлы, борычлы, әллә ни нечкә зәвыклы булмаса да, халык аны ярата.

Әмма барыбер гармун белән күңел ачу, клубта бию, яисә урыс көйләренә сикергәләү милли яшьләрне кызыксындырмый. Менә шушы хәлдә беренче татар кәмит мәҗлесен үткәрү турында игълан Казан яшьләрен үзенә тартты.

Comedy Club тамашасына кеше күп килгән иде
Мәдәни учаклар бөтенләй диярлек булмаган Киров районында элекке Идел кинотеатры хәзер ЦКЖ дип атала. Шушы “Клуб тормышы үзәге”ндә иң хәтәр татар яшьләре музыкасы яңгырап, меңгә якын егет-кызны җыйды. Әлеге кичәне оештыручы Барс-Медиа продюсер үзәгенең хезмәткәре Ләйлә Зотова чараның ничек узуы турында сөйләде:

“Күпләр бит инде “Камеди клаб”ны урыс шоуы итеп беләләр. Һәм без аны татар телендә оештырырга булдык. Чөнки анда яшьләрчә, кызыклы юмор, җырчыларга бик күп пародияләр, анда танылган “Камеди клаб”та уйнаучы резидентлар катнашты.
Кич буе сәхнәдә иптәш Бәйрәмов, Дмитрий Черных, Флинт, логопед Латыйпов татар эстрадасы йолдызларына пародияләр күрсәтте. Кунаклар итеп, журналистлар һәм шоу-бизнес өлкәсеннән танылган кешеләр чакырылган, алар арасында - Илдар һәм Искәндәр Хәйруллинар, Ләйлә Дәүләтова, Раил Садриев, Искәндәр Сираҗи, “Зөләйлә” төркеме бар иде. Алардан азрак көлеп тә, тәнкыйтьләп тә алдылар. Әмма алар юморны аңладылар.

Шулай ук тамашада Иркә, Фәрит Таишев, Ленар Сәйфиев, Илнур-Айрат, Альбина, ди-джей Радик, Булат Җиһаншин, Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, «Дөбер-Шатр», Дилә Нигъмәтуллина, «Айфара», Мөнир Рахмаев кебек җырчылар да чыгыш ясады. ”

Татарча кәмит клубының әле традицияле ныгып бетмәгән. Әмма заманча милли эстрада авазлары теләсә нинди халыктан калышмый, киресенчә күпләрдән өстен булгандыр. 21 гасыр дискотекасы шәһәр яшьләрен туплап, милли үзенчәлекне дә сакласа, бу глобализациянең милләтләр белән дуслашуын аңлатыр иде.

Бу кәмиткә килүчеләр, күңелле ял итәргә теләгән татар яшьләренең кайберләре хәтта туган телләрен дә белмиләр. Әмма чордашлары белән бергә бииләр һәм көлке сүз ишетеп, алар белән бергә көлә. Шаярулар, чеметүләр тозлы-борычлырак, кайвакытта тозсызрак булса да, бу кичә яхшы тәэсир калдырды.

Бу кичәдәге барлык шаярулы чыгышлар, җырлар, тамашачыларның тәгәрәп көлүе видеога яздырып алынды, димәк тиздән беренче татар кәмит клубының DVD язмасын теләсә кем карый алачак. Менә шунда инде киң җәмәгатьчелек бу хикмәтле кичәгә үзенең бәясен бирер.
XS
SM
MD
LG