Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Путин була алырмы?


Башкалар кергәндә президент тормый
Башкалар кергәндә президент тормый

Президент булып сайлануына бер атна узмады, Медведев портретлары сатуга чыкты. 8 ел эчендә Путин үзе тирәсендә шәхес шөһрәте тудыра алды. Варисы моны эшли алырмы?


Яңа президентның бәясе төрле җирдә төрлечә. Урыны һәм сыйфатына карап. Мисал өчен, Мәскәүдәге Измайлов паркы базарында Медведев матрёшкалары 350 рубль тора.

Сатучы Ирма ханым, күрәсең, Медведевның сайлауда җиңәчәген алдан сизгән һәм 20 матрёшканы бер атна алдан ясатып куйган. 2 март көнне алар инде сатуда булган.
Бер матрёшка 350 рубль тора

Ирма ханым саткан матрешкалар 10 кисәктән тора, Медведев, Путин, Ельциннан алып, Петр Беренчегә кадәр. Җитәкчеләр берсе эченә берсе салынган.


Эш буйда түгел...

Сайлауның икенче көнендә Чехиянең бер гәзите, Русия президентлары кечерәя бара, Ельцин 180нән артык иде, Путин - 165, Медведев ни бары 160 см, дип язып чыкты.

Ирма ханым саткан матрешкаларда киресенчә – Медведев иң зурысы, аннары Путин, Ельцин, иң ахырда Петр Беренче, тырнак очы кадәре генә.

Матрёшкалардан тыш Ирма ханым тагын ачкычка тага, суыткычка элә торган әйберләр сата. Пасха бәйрәменә Медведев төшерелгән агач йомыркалар сатмакчы.


Кем портретын элергә?

Медведевның җитдирәк тарафадарлары, әлбәттә, җитдирәк нәрсәләр ала ала. Мисал өчен, 20 мең рубльгә Медведевның затлы итеп эшләнгән агач рамда 1 метр зурлыктагы портретын алып була.

Портретлар сатучы В Рамке интернет сәхифәсе язуынча, бу портретлар сезнең бүлмәдә лаеклы бизәк булып торачак.
"Эксклюзив" портрет - 20 000 рубль

8 ел президентлыгы вакытында Владимир Путин үзе тирәсендә, совет чорындагыча, шәхес шөһрәте тудыра алды. Сталинга сыман ил буйлап һәйкәлләр коелмаса да, Путинга багышлап җырлар язылды.

Медведев та шундый ук шәхес шөһрәте тудыра алырмы? Heritage Foundation үзәгенең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Евгений Волк моңа шик белдерә.

"Медведев президент булып сайланса да, хакимияттә, иң югары урыннарда Путин куйган кешеләр утыра", - ди Волк.

Моңа кадәр шәхес шөһрәте җитәкченең үлеме белән бетә иде. Сталин, Хручев, Брежнев белән шулай булды. Путин исә хакимияттә кала, премьер-министр булыр дип көтелә. Шуңа күрә, аның шәхес шөһрәте дә калачак, ди Волк.

"Медведевка үзен ил башы итеп танытыр өчен вакыт кирәк, - ди Волк. - Русиядә президент зур вәкәләткә ия. Медведев бу вәкәләтне ничек кулланырга икәнен белә һәм үз шөһрәтен булдырыр, ул Путин күләгәсендә калырга теләмәс".

Җирле җитәкчеләр диварга кем портретын элер, дигәнгә, бу бик авыр сорау,- ди Волк, - күрәсең, аларга икесен дә элергә туры киләчәк.

XS
SM
MD
LG