Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа газетасына Казан да битараф түгел


“Кызыл таң” Башкортстан татары өчен генә түгел, бар татар өчен дә кадерле тарихлы басма.
“Кызыл таң” Башкортстан татары өчен генә түгел, бар татар өчен дә кадерле тарихлы басма.

“Ватаным Татарстан” һәм “Кызыл таң”ның туксан еллыгына игътибар ителә. Илдар Низамов “Кызыл таң”ның кадерле басма булуын ассызыклый.

Бу көннәрдә татар матбугаты ике вакыйга, “Ватаным Татарстан” һәм “Кызыл таң”ның туксан еллыгына игътибар итә. Казанда чыгучы “Ватаным Татарстан” газетасының туган көне рәсми рәвештә 12 мартта була. Бу уңайдан Казанда ниндидер махсус бәйрәм тантаналары көтелми. Аның каравы Уфага “Кызыл таң”ның бәйрәменә багышлап бу язда фәнни җыелыш узачак. Казаннан да анда галимнәр чакырулы. Татарстандагы матбугат та Уфа газетасына битараф түгел. "Мәдәни Җомга" да шул турыда яза. Узган җомгада “Ватаным Татарстан” да “Телебезнең сизгер сакчысы” исемле мәкалә бастырган. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы кафедрасы профессоры Илдар Низамов “Кызыл таң”ның Башкортстан татары өчен генә түгел, бар татар өчен дә кадерле басма булуын ассызыклый.

Ике туган - тугандаш, уфаныкы Интернетта

Ландыш Әбүдәрова фикере Илдар Низамовныкына аваздаш.

Газета: “Башкортстаннан “Кызыл таң”, Татарстаннан “Ватаным Татарстан” газеталарын кардәш кенә түгел, игезәкләр дияргә була. Аларның нәшер ителә башлауларына 90 ел!” шигаре белән мәкалә бирә. Аның авторы Илдар Низамов радиотыңлаучыларга да Казан белән Уфада чыгып килүче ике татар газетасының тарихи һәм максати уртаклыгын искәртте.

“Бер-берсенә туган кебек газеталар. Икесе дә 1918 елда, иҗтимагый, милли идеяның яңа баскычта күчкән вакытында туганнар. Үзара хезмәттәшлек белән башкаларга үрнәк булып эшләгәннәр”.

Бу газета “Башкортстан”, “Башкортстан хәбәрләре”, “Яңа авыл”, “Коммуна” исемнәре белән чыгып килә, 1944 елның 12 мартыннан “Кызыл таң” буларак чыга .

Шул ук вакытта "Кызыл таң"ны интернет сәхифәсендә дә укырга була. Илдар Низамов шул фактны да телгә алды. Анда кергән меңнәрчә кешенең бер меңнән артыгы тавыш бирүдә катнашкан. 1043-е сирәк укыйбыз дигән, ә 116-сы атнага бер тапкыр дип җавап биргән. Бу газетаның гомуми тиражы - 22500 дән артык. Аны Татарстанда да язылып укыйлар. Шулай ук “Юлдаш”, “Ирек мәйданы” кебек газеталар да аның мәкаләләрен үзендә күчереп бастыра.

“Изге милләттәшләр”

“Кызыл таң”ны беренче чиратта дәүләт кешеләре котлый. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев: “Тарихы бай булган тирән эчтәлекле “Кызыл таң” газетасына, аның иҗат эшчәннәренә, асылы изге җанлы укучыларына хөрмәтемне, рәхмәт сүзләремне җиткезә алуыма бик шат” дип котлау юллаган. Шәймиев аларны “изге милләттәшләр” дип атый.

Башкортстан республикасы хөкүмәте премьер-министры Рафаил Байдәүләтов тә: Газета татар халкын рухи туплауга, аның милли-мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә булышлык итә”, - дип язган.

Заһир Абдуллин, күршеләрдәге Кыйгы районы хакимияте башлыгы:Мәшһүр Тукаебыз әйткәнчә, “халык күңеленең һич күгәрмәс вә тутыкмас көзгесе” булып калырсыз, дип өметләнәм”, - дип язган булган. Ә Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Вадим Шәяхмәтов, халык “Кызыл таң” гәзите белән “Әллүки” журналына өстенлек бирә дигән. Бу балалар кушымтасы да 6000-дән артык әбүнәче туплаган инде. Андый тираж Казандагы балалар журналларына тәтеми.

90 яшьлегенә Башкортстан “Китап” нәшриятында “Кызыл таң” гәзитенең кыскача энциклопедиясе дә дөнья күргән. Бу нисбәттән Интернет-сәхифәсе дә үзен бар татар матбугатына бәйли. “Татар матбугатының йөз елдан артык тарихы бар. Егерменче гасыр башында Санкт-Петербургта, Казанда, Ырынбурда, Уральскида, Уфада, Әстерханда һәм башка шәһәрләрдә татарча берничә дистә гәзит һәм журнал мәйданга килә. Аларның язмышы төрлечә, ә күпчелегендә аянычлы булып бетә”, - дип языла анда.

Урам теленнән качып

“Мәдәни җомга” газетасында уфалы Ландыш Әбүдәрова: “Кызыл таң мәктәбе” исемле мәкалә биргән. “Кызыл таң” бүген дә яши. Укчылары бүген дә гәзит итләреннән татар әдипләренең өр-яңа әсәрләрен укый. Саф татар телендә республиканың иҗтиманый-сәяси тормышы белән танышып бара. Коллективның төп өлешен бүген дә тел-әдәбият белгечләре тәшкил итә”, - дип яза. Ландыш Әбүдәрова фикере Илдар Низамовныкына аваздаш. Алар “Кызыл таң” матбугатны урам теленнән саклап калырга тели дип искәртә.

Гәзитне чыгаруда эшләгән шәхесләр арасында Казаннан Илдар Низамов та бар. Ул анда сигез ел эшләгән. Ә аннары Казанда “Ватаным Татарстан”да хезмәт иткән. Илдар Низамов Казан матбугатында әдәби тел кыйммәтен саклау турында язмалары белән еш чыга.

Матбугатка кадер татар канында

“Ике республикадагы матбугатны аерырга ярамый. Шул ук вакытта татар халкы гомер-бакый милләтне саклап калу нияте белән, традицияләрне хөрмәт итеп матбугатка даими язылып килә. Матбугатка кадер, хөрмәт аның канында”, - ди Низамов.

“Кызыл таң”ны Уфадагы татар оешмалары артык рәсмилектә, хакимият колы булуда да гаепли. Аны милли мәнфәгатьләр турында ачык язмауда, башкортлаштыруга күз йомуда гаепләү дә бар. Шулай да Бәләбәй шәһәреннән Хаҗи Әхмәтҗанов: “Кызыл таң” киләчәктә дә Башкортстанда яшәүче татар халкының төп трибунасы, милләтне, туган телне саклау, үстерүдә көчле интеллектуаль корал булып калыр, дип ышанам”, - дип яза Интернетта.

XS
SM
MD
LG