Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировның позицияләре какшый


Соңгы айларда Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбировның урыныннан алыначагы турында хәбәрләр йөри.

Бәйсез электрон мәгълүмат чаралары аны 2нче март узган сайлаулардан соң вазыйфасыннан алыначак дип фаразлаган иде. Радий Хәбиров исә урынында утыра бирә.
Шул ук мәгълүмат чаралары аның позицияләре какшавын хәбәр итә. Мәсәлән, күптән түгел Салават шәһәре башы Геннадий Паршинов урыннан алынып, аңа җинаять эше ачылган иде.

Элекке мэр шәһәрнең җылылык челтәрен “Башкирэнерго”га бирүдә гаепләнә. Бу югалту 76 миллион сум дип бәяләнә. Бәйсез чыганаклар Геннадий Паршиновны Радий Хәбиров кешесе дип, Президент хакимияте башының тәэсир итү көче кими дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG