Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәбиуллина милли китапханә проектына мөкиббән


Русия икътисад министры Эльвира Нәбиуллина “MIPIM-2008” күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Казан проектларын күреп, башкаланы "киләчәк шәһәре" дип атады.

Аны милли китапханә проекты аеруча гаҗәпләндергән. Нәбиуллина интеллектуаль үзәк тирәсендә тормыш тудыру идеясенә мөкиббән китүен әйткән, дип хәбәп итә Казан башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Нәбиуллина Франциядә үтә торган “MIPIM-2008” күргәзмәсендә Русиягә инвестицияләр җәлеп итү максатында катнаша. “MIPIM” - инвесторлар, архитекторлар, заманча проект тәкъдим итүчеләр очраша торган халыкара күчемсез милек күргәзмәсе.
XS
SM
MD
LG