Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Миссисипидагы беренчел сайлауда җиңде


АКШ сенаторы Барак Обама президентлыкка демократлар намзәте булу өчен көньяктагы Миссисипи штатында үткән беренчел сайлауда җиңеп чыкты.
Ул сайлауда Обама 59 процент, көндәше сенатор Һиллари Клинтон 39 процент җыйды.
Бу сайлау Обаманың ноябрдә үтәчәк президент сайлауда демократлар намзәте булу мөмкинлеген тагын да арттырды. Ул сайлауда республиканнар намзәте Джон МакКейн булачак.
Демократларның чираттагы беренчел сайлавы 22 апрельдә Пенсильвания штатында көтелә.
XS
SM
MD
LG