Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа театры гастрольләрдән кайтып керми


“Бәхеткә биш минут кала” спектакленнән күренеш
“Бәхеткә биш минут кала” спектакленнән күренеш

Шушы көннәрдә Казанда Буа сатира театрының гастрольләре бара. Бу атнада алар казанлылар хозурына үз спектакльләрен тәкъдим итә.

Буа дәүләт драма театры Казанга килгәнче татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең барысын да диярлек әйләнеп чыкты. Театрның җитәкчесе, баш режиссеры Раил Садриев “Бүрене аягы ашата” мәкаләсен үзенә максат итеп куйган күрәсең. Чөнки бу театр гастрольләрдән кайтып керми. Тамашачы да Буа театрын җылы кабул итә.

Мисал өчен, сишәмбе кичендә Казандагы Татар филармония концертлар залында бер генә дә буш урын юк иде. Театр тәмамланганнан соң да халык таралмады, ә бик озаклап кул чапты. Тамашачылар арасында танылган театр белгече, тәнкыйтьче Илтани Илалова, драматург Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр дә бар иде. Бу көнне буалылар Ләбиб Лерон пьесасы буенча куелган “Бәхеткә биш минут кала” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге пьесаны Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова сәхнәгә куйган. Алай гына да түгел, ул төп рольнең берсен дә башкарды.

Барлыгы Казан тамашачылары игътибарына Буа театры биш спекталь тәкъдим итә. Тамаша алдыннан Раил Садриев белән аралашып алдык. Татар тамашачысы игътибарын театрга җәлеп итү өчен антерприза спектакле отышлы, ди театр җитәкчесе.
“Антерприза спектакле бөтен дөньяда озак еллар буе кулланыла. Татар театрының чәчәк атканын күргән буын артистлары хәзер театрдан китеп бара. Әйтик, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Исламия Мәхмүтова һәм башкалар. Алар инде театрда әллә ни күренмиләр. Ә аларның дистә еллар буе эшләгән исемнәре бар.

Без тамашачыга карата бер җинаять ясадык. Аларны унар елга театрсыз калдырдык. Без аның янына килмәдек, ә эстрада килде һәм аны бозды. Менә зәвык төште диләр. Зәвыкны театр тәрбияли, ә театр килми, бармый. Шунлыктан антерприза спектакльләр отышлы. Әйтик, Исламия Мәхмүтова һәм алты-җиде актер белән язылган спектакль кирәк. Халыкка бит шул җан азыгы, Исламия апа авызыннан чыккан сүз, Нәҗибә Ихсанованың шпагатка төшүе кирәк”, диде Раил Садриев.

Бу юнәлештә театр алга таба да эшләргә җыена. Элегрәк профессиональ театр сәнгатендә үз йөзләрен күрсәткән, ә бүгенге көндә исә югалып торган артистларны үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырган.

“Алга таба эшләргә дип мин талантлы режиссер Азат Зарипов, Ләйсән Мәхмүтованы, Илсияр Фазылҗанны чакырдым. Алар бик талантлы булсалар да, театрда эшләми. Бүгенге татар театрының кризислы хәлендә антерприза спектакле бик отышлы. Чөнки төрле режиссерлар, төрле артистларны чакырып була”, дип уртаклашты алдагы иҗади планнары белән театр җитәкчесе.

Моның белән генә Буа театрының гастрольләре тәмамланмый. Идел аръягындагы бердәнбер профессиональ татар театры Казаннан соң, Удмуртия, Екатеринбур, Чиләбе, Себер, Свердлау якларына юл тотачак.
XS
SM
MD
LG