Accessibility links

Вырыпай мәчетенә йөрүчеләрне ни өчен кулга алдылар?


Сембер мөселманнары тирәсендәге шау-шулар кемгә һәм ни өчен кирәк булган соң?

Шундый сорау белән Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе – УБОПка барырга туры килде. Бинага кертмиләр. Ярты сәгать чамасы көтеп торгач, дежурда торучы майор чыкты. Көтеп торуның мәгънәсе дә булмады. Майор әфәнде әйтүенчә, мәгълүмәт бары тик Өлкә милициясенең матбугат үзәгендә генә була, диде. Полковник Светлана Муравиковага барырга тәкъдим итте. Ләкин анда да мәгълүмәтләр юк икән. Чөнки Матбугат үзәге барча мәгълүмәт чараларына да җиткерергә яраган хәбәрләр генә тарата икән. Ә андыйлар юк.

Өлкә прокурорының ярдәмчесе һәм сүзчесе Василий Зимага барырга туры килде. Баксаң, мондый башбаштаклыкка прокуратура фатиха бирмәгән икән. Шулай да Василий Зимага тагын бер сорау бар иде. Кыерсытылган егетләрнең һәм гаиләләренең прокуратура исеменә шикаятьләр язганнары турында. Башта алардан берничә өзек тә китерик әле:

“Ишекне җимереп керделәр, стенага терәлеп басып торучы улымның башын пистолет төбәделәр, ә ул куркуыннан идәнгә сыгылып төште. Балаларның йокысы качты, төн уртасында саташып кычкыралар. Алып киткән әйберләр турында документлар да бирмәделәр, бердән-бер дәлилләре – автомат һәм пистолет белән куркыту. Улымнан ике көн инде хәбәр юк, район милициясендә дә аның кайда икәнен белмиләр. Нигә соң гаешникларны үтерүчеләрне ислам дине белән бәйлиләр? Һәм нигә, ваххабизмда гаепләп, безнең дини хисләребезне мәсхәрәлиләр? Сорау алулар белән мине дә, балаларымны да куркытып-елатып бетерделәр, балаларның йокысы качты, төннәрен куркып-кычкырып уяналар. Нәни улымнан атасының коралы барлыгын көчләп әйттерергә тырыштылар. Ирем өйдә булмагач, мине алып киттеләр, имчәк баламны күршедә калдырырга туры килде, пленда вакытта имчәгем сөт белән тулды, ә балам ач торган. Мине “ваххабитка” дип гаепләп, яулыгымны башымнан тартып алдылар.”

Менә шундыйрак эчтәлекле хатлар. Василий Зима андый хатларның барлыгын раслады һәм, тикшерү өчен, Аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегенә җибәргәнен дә әйтте. Рәсәй прокуратурасының Ульян өлкәсе буенча тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе башлыгы Киреев телефон аша гына сөйләште. Әйе, андый хатлар бар, аларны өйрәнәбез, дип чикләнде…
Икенче яктан мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов Өлкә башлыгы Сергей Морозовка мөрәҗәгать юллаган икән:

“Яңа ел бәйрәмнәре вакытында милиция хезмәткәрләрен үтерүнең гади бер җинаять түгел икәнен без дә аңлыйбыз. Шулай ук җинаятьчеләрне тотарга һәм тиешле җәза бирергә кирәклеген дә. Ләкин мондый ысуллар белән түгел. Безнеңчә, дин белән бәйләнешле дип фаразланган эшләр белән итагатьле белгеч-профессионаллар шөгыльләнергә тиеш. Һәм һич тә - җенесенә, диненә, яшенә карамастан, бөтен күзенә күренгән нәрсәне җимерергә күнеккән, “кайнар нокталар” тәрбиясе алганнар түгел. Без Сезнең тикшерүләр эшенә тәэсир итә алмавыгызны аңлыйбыз, әмма Өлкә башлыгы сыйфатында кеше хокукларын бозуга тиешле бәя бирә алуыгызга ышанабыз”

Җавапларга килсәк… Аның губернатор исеменә язган хатына җавап итеп Губернатор каршындагы Иминлек шурасы сәркәтибе Валерий Малышев кул куйган хатта, өлешчә, болай диелә: “Сезнең Өлкә башлыгына җибәргән хатыгыз теләктәшлеккә лаек. Тикшерү эшләре барышында аерым хезмәткәрләрнең артык тырышлыгын һәм тупас гамәлләрен аклап булмый. Чаралар күрү өчен Сезнең мөрәҗәгатегез Өлкә прокурорына һәм Эчке эшләр идарәсе башлыгына җибәрелде. Сезгә актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез һәм Ульян өлкәсе җирендә милләтара капма-каршылык орлыклары үсә алмас, дип өметләнәбез.

Җаваплары гадәти - Рәсәйчә инде. Әйтик, Надзор бүлеге башлыгы, юстициянең кече советнигы Нуртдинов кул куйган хат Фатыйх хәзрәт исеменә һәм тикшерү эшләре алып баручы Киреевка юнәлтелгән. Әлегә аннан җавап юк, ди. Чөнки тикшерү тәмамланмаган, имеш. Аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге башлыгы Виноградов исә өйләрдән алып киткән әйберләрне кичекмәстән кайтарып биреләчәген хәбәр итә.

Ә гафу үтенүләр ю-у-ук. Чөнки, ди Фатыйх хәзрәт, Рәсәй дәүләтендә түрәләр хата җибәрми инде ул. Чөнки гафу үтенү түрәнең һәм, гомумән, хакимиятнең абруен какшата ала…
XS
SM
MD
LG