Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ислам дөньясы белән дус булырга тели


Ислам конференциясе оешмасының Дакарда барган очрашуында Русия исеменнән сәламләү белән тышкы эшләр министры Лавров чыгыш ясады.


Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев үзенең ислам дөньясы илләре белән яхшы мөнәсәбәтләрдә торырга теләвен белдерә - бу хакта Дакарда Русия исеменнән чыгыш ясаган Сергей Лавров әйтте.

Русия тышкы эшләр министры сүзләренә караганда, Медведев аңардан үзенең Дакар җыенына "җылы сәламнәрен җиткерүне һәм Русиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен бар дәрәҗәдә дә үстерергә теләве үзгәрмәвен" белдерүне үтенгән.

Сенегал башкаласы Дакарда Ислам конференциясе оешмасындагы 57 илнең иң югары дәүләт җитәкчеләре катнашында 11нче олы җыен бара. 2005нче елда әлеге оешмага күзәтүче буларак Русия дә кушылган иде. Ул вакытта Ислам конференциясе оешмасының Малайзия башкаласында узган җыенына президент Путин үзе барды.

Соңрак Русиядә Татарстан җитәкчеләре һәм галимнәре катнашында "Русия-Ислам дөньясы" дип аталган стратегик күзаллау төркеме төзелде, аның утырышлары Мәскәүдә, Казанда һәм Истанбулда үтте.

Русиянең үзендәге мөселманнар, Мәскәүнең ислам дөньясы белән кызыксынуы асылда илдән читкә генә юнәлдерелгән дигән дәгъва белдерә.
XS
SM
MD
LG