Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида мәдәни чаралар


“Умырзая” ансамбле
“Умырзая” ансамбле

“Дингә багышланган гомер” концерты, "Русия - минем йортым”дигән күргәзмә,Тара китапханәсендә “Матурлык – значит красота” дип исемләнгән кичә

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле белән бергә үткәргән чираттагы чарасын Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗановның Омскига килеп эшли башлавының 30 еллыгына багышладылар.

“Дингә багышланган гомер” дип исемләнгән концерт

Чара “Дингә багышланган гомер” дип исемләнгән концерт-кичә рәвешендә “Кызыл Гвардия” мәдәният сараенда үтте. Алып баручылар башта халыкны Зөлкәрнәй хәзрәтнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның Себер ягы мөселманнарының рухи үсешендә тоткан урыны турында сөйләделәр, Омскида мөфти-хәзрәт тырышлыгы белән төзелеп, 1997 елда ачылган Җәмигъ мәчетенең тарихына тукталдылар.
Кичә барышында Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов үзе дә чыгыш ясады. Чыгышын ул дога белән башлады, аннан соң оештыручыларга рәхмәтле булуын белдерде, Минтимер Шәймиев, “Без булдырабыз”,- дип әйтә, әйдәгез без дә Татарстанда яшәүче татарлардан калышмыйк,- диде .
Кичәнең концерт өлеше “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Гафия Алеева башкаруында яңгыраган мөнәҗәт белән башланып китте.
Аннан соң “Умырзая” ансамбле hәвәскәрләре башкаруында җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Әлеге кичәгә шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте белән бәйләнештә торган тимер юллар хәрбиләре бүлегендә хезмәт итүче татар һәм башкорт милләтеннән булган солдатлар чакырылган иде. Аларның берсе - Төмән өлкәсеннән хезмәткә алынган Тимур Назаров концерт программасында да катнашты. Аның башкаруында яңгыраган җыр тамшачыларның күңеленә аеруча хуш килде.
Икенче көнне татар мөхтәрияте каршында эшләүче “Өмет” төркеме балалары гаилә елы уңаеннан шәһәрнең 135-нчы санлы мәктәбендә оештырылган милли мәдәниятләр фестивалендә чыгыш ясадылар. Анда алар, җитәкчеләре Гафия Алеева белән бергәләп, Булат Сөләйманов сүзләренә иҗат ителгән “Себер гимны” җырын башкардылар.
“Себер гимны”, оештыручылар күңеленә хуш килеп, әлеге чараның йомгаклау концертына кертелде. Концерт бу җыр белән тәмамланды, ә аның рус теленә тәрҗемә ителгән кушымтасына барлык катнашучылар кушылды.
“Русия - минем йортым”дигән күргәзмә гаилә елына багышланган
Татар милли-мәдәни мөхтәрияте гаилә елына багышланган тагы бер чарада – шәһәрнең гаиләләр берләшмәсе оештырган күргәзмәдә катнашты. Чара “Русия - минем йортым” дип исемләнгән иде һәм ул “Балалар иҗаты йорты”нда үтте. Анда өлкәнең “Дуслык йорты” каршында эшләүче милли оешмалар үз халыкларының киемнәрен, йорт кирәк-яракларын, кул эшләреннән һәм милли рызыкларын күрсәттеләр. Күргәзмәләр янында җырлы-биюле чыгышлар барды.
Тара шәһәре китапханәсендә “Матурлык – значит красота” дип исемләнгән кичә
Гаилә елына багышланган чаралар өлкәнең авыл-районнарында да үткәрелеп тора. Тара шәһәре китапханәсендә “Матурлык – значит красота” дип исемләнгән кичә булып узды. Оештыручылар - “Нур” татар мәдәният үзәге - анда 70-тән артык кеше катнашуын билгелиләр. Катнашучылар төрле милләт вәкилләре, күпчелеге Тара педагогия коллияте студентлары һәм 1-нче санлы гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды.
Китапханә хезмәткәрләре һәм татар үзәге активистлары җыелган халыкны өлкәдә яшәүче татарларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәте белән таныштырдылар. Таныштыру фоторәсемнәр, видео фильмнар кулланып алып барылды. Мәдәният үзәгенең үзешчәннәре – “Нур” ансамбле һәм “Якташ” клубы балалары, татар халык җырларын башкардылар.
Шулай итеп, Тара татар мәдәният үзәге район китапханәсе белән бергәләп төрле милләт яшьләрен, тарихы, мәдәнияте аша Себер җирендә яшәүче җирле халык – татарлар белән таныштырды.
XS
SM
MD
LG