Accessibility links

Богырыслан шәһәрендә татар көрәшенең зональ ярышы


Богырысланда татар көрәше буенча ярыш
Богырысланда татар көрәше буенча ярыш

Ярышта 100 якын көрәшче катнашты. Җиңүчеләр дә билгеләнде: 1- Богырыслан көрәшчеләре , 2 -әсәкәйлеләр , 3- самаралылар.

15 март көнне Богырысланда 3-е тапкыр М.Җәлил исемендә татар көрәше буенча ярыш үтте. Ярышта 3 команда катнашты : Богырыслан шәһәре , Әсәкәй районы һәм Самара өлкәсенең 2авылы көрәшчеләре . Шулай ук Татарстаннан да кунаклар булды.
Әлеге ярышны Богырыслан шәһәренең “Батыр” клубы директоры Хәмзә Гәзизов оештырды. Көрәштә иң кечкенәләренә 8 яшь, аннан яшүсмерләр һәм зуррак егетләр катнашты. Ярыш башланыр алдыннан көрәшчеләрне шәһәрнең “Яшен” исемле татар яшьләренең ансамбле сәламләде.
Көн ахырына кадәр сузылган ярышта 100 якын көрәшче катнашты. Җиңүчеләр дә билгеләнде : 1нче урынны Богырыслан көрәшчеләре , 2 урында әсәкәйлеләр , соңгысын самаралылар яулады.
“Батыр” клубының судьялары белән тренерлары да , өлкәдә беренчеләрдән буларак , Казанда укып татар көрәше буенча таныклык алдылар. Хәзер әлеге клубның көрәшчеләре Казанда һәм регионнарда үткән ярышларда катнашып киләләр.
Көрәш буенча ярышлар Әсәкәй районында да еш үтә. Сан буенча да көрәш клубларының иң күбе әлеге районда. Аларга матди ярдәмне бу районның татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе һәм Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов күрсәтә. Аның әйтүенчә , әлеге елны көрәш клублары тагы 4 районда ачылачак.
Самара өлкәсенең Гали һәм Мансур авылларыннан 10 көрәшче катнашты , алар 3нче булдылар.Үз үлчәүләрендә җиңүчеләргә медальләр , ә командаларга кубоклар тапшырдылар.
Бөтендөнья татар корылтае Башкарма комитеты рәисенең милли спорт төрләре киңәшчесе Илгиз Мингазев, корылтай исеменнән , алдынгы көрәшчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.
Чираттагы ярыш 2010 елда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG