Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко «Укртатнафтага» дәүләт тарафлы идарә китермәкче


Тимошенко «Укртатнафтаны» контрольгә алмакчы
Тимошенко «Укртатнафтаны» контрольгә алмакчы

Украина хөкүмәте «Укртатнафта» ширкәтенә яңа идарә билгеләргә тели. Бу турыда премьер-министр Юлия Тимошенко белдерде.


«Укртатнафта» компаниясе Кременчуг нефть эшкәртү корылмасы (НЭК) белән идарә итә. Чәршәмбедә Украина премьер-министры Юия Тимошенко, “якын көннәрдә без яңа идарә билгелиячәкбез, НЭК дәүләт идарәсе алачак”, - дип хәбәр итте. Сишәмбедә корылмада акционерлар җыелышы үтте, дип өстәде ул.

«Татнефть» ширкәте белән бәйле акционер компанияләр, бу җыелышта катнашмады. «Татнефть», 2007 елның октяберендә корылманың көч белән басып алынуына шикаять итеп, арбитраж тикшеренү башлата.

Низаг 18,3% хиссә тирәсендә бара. Элегрәк аны «Татнефть» белән бәйле чит ил компанияләре контроль итә иде – AmRuz һәм Sea Group. Украина ягы берничә ел буена аны үзенә кайтарырга тырышты, ләкин 2006 елның маенда Украинаның югары мәхкәмәсе AmRuz белән Sea Group компанияләрен бәхәсле хиссәнең канунлы ияләре дип таныды.

Шуңа да карамастан, 2007 елның июлендә «Укртатнафта» теркәүчесе 18,3% бәхәсле хиссәне Татарстан акционерларын вәкиллек иткән «ИНГ Банк Украина» хисабыннан алып «Нафтогаз Украины» хисабына күчергән. Нәтиҗәдә «Нафтогаз Украины» «Укртатнафтаның» 61,3% хиссәсенә ия булган (елегрәк – 43% иде).

Бу адым Татарстан акционерларында каршылык уятты. Бәхәсле хиссә аларга Украина ширкатен контроль итергә мөмкинлек бирә иде. «Татнефть» НЭКка нефть кууны туктатты.

«Укртатнафтаның» 37,4% хиссәсе әле дә Татарстан хөкүмәте һәм «Татнефть» контролендә.

XS
SM
MD
LG