Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъвачылар: язучы Мәдинә Маликова


Тукай бүләгенә быел, татар әдәбият тарихында роман язучы бердәнбер хатын-кыз, "Тылсым" романы авторы - Мәдинә Маликова тәкъдим ителгән.


26 апрель көне Татарстанда гына түгел, гомүмән татар дөньясында Тукайның туган көне буларак та, татар теленең туган тел бәйрәме буларак та бик зурлап уздырыла. Бу көнне иҗат кешеләренә елда тапшырыла торган Дәүләтнең Тукай бүләге тапшырыла. Быел бу бүләккә 11кеше тәкъдим ителгән. Алар арасында татар дәүләт Академия опера һәм балет театрында куелган “Шагыйрь мәхәббәте” операсының иҗат төркеме; язучылар Мәдинә Маликова, Камил Каримов,Тәлгать Галиуллин, Башкорстстаннан- язучы Суфиян Поварисов; шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла; рәссам Виктор Аршинов, рәссам -сынчы Илдар Ханов;җырчы Салават Фәтхетдинов; Петербургтагы Тукай һәйкәлен ясаучылар дәгъва кыла.
Тукай бүләгенә хатын-кызлардан быел татар әдәбият тарихында роман язучы хатын-кыз - Мәдинә Маликова тәкъдим ителгән. Ул Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты. Быел аның “Тылсым” дип аталган яңа китабы басылып чыкты. Китапның эчтәлеге белән таныштыру ниятеннән, язучы Казанда да, республиканың төрле район китапханәләрендә дә, китап укучылар белән еш очраша.
Менә әле күптән түгел генә Мәдинә Маликова “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә гимназияләрдә укыган югары сыйныф укучылары белән очрашкан иде. Ул үзенең китабы турында Азатлык радиосына интервью биргәндә болай диде :
“Тылсым” дигән яңа романым минем ул хәзерге заман яшьләре турында. Төп темасы аның рухи эзләнүләр, чөнки кешәгә рухи таяныч кирәк, нәрсәгәдер ышанырга кирәк, күпләр аны диннән эзлиләр. Ләкин бүгенге яшьләр аңа әзерлекле түгел,. балачактан . бу юнәлештә тәрбия алмаганнар. Аның хәтта ихтыяҗын да сизмәгәннәр. Дөньяда, тормышта ныклап урнашкач, белем алгач, гаилә корып, гаилә белән яши башлагач, эшли башлагач, аның кирәклеге бик нык сизелә. Бигрәк тә фаҗигаләр килсә, бәхетсезлеккә дучар булсаң, рухи таянычны һәркем эзли, эзләми булдыра алмый, аны каян табырга?. Менә шул турыда бу роман”, - диде ул .
“Сәйдәш” мәдәният үзәге оештырган бу очрашудагы чыгышында укучыларга Мәдинә Маликова менә нәрсә диде:
“Безнең бөтен яшәешебез балаларның язмышында, тормышында шул хәтле нык чагыла икән. Әти белән әни бала өчен Алла икән. Без үзебез шушы җаваплылыкны аңлыйбызмы, без үзебезгә алар күзе белән карыйбызмы ? Менә бу китап шуны аңлап җиткермәгән парлар турында. Һәм шул аларның аңламаулыгы, аларның фаҗигасе дә.Алар үзләре турында күбрәк уйлап, мөнәсәбәтләрен ачыкларга тырышып, дәгъвалашып, талашып, ызгышып, бозылышып, аерылышып, бер -берсенә үчләшеп йөрүләре, ахыр чиктә баланың һәлакатенә китерә”, -диде язучы.
Мәдинә Маликова 1935елның 5августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия көллиятендә, аннары Казан педагогия институтында укый.“Чаян” журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр, 10 елга якын журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли.
1967елда аның “Юлдашлар” исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
Берничә елдан соң “Казан каласы – таш кала”, “Кояш күпере”, “Янар таулар яктысында” повестьлары басыла. “Алтын ятьмә” “Чәчкә балы “ кебек әсәрләрендә язучы гасырлар алышынган чорда булган кискен үзгәрешләрнең кеше язмышына, аның рухына һәм үз-үзен тотышына йогынтысын тасвирлый.
Аннан соңгы елларда ул инде романнарга күчә. Аның “Шәфкаmь” , “Басып сайрар талы бар”,“Фидая” романнары шәһәр һәм авыл интеллигенциясе - инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиплар,артистлар тормышына багышлап язылган.
Мәдинә Маликованың “Тылсым”, “Шәфкать” романнары икесе бер китапта, 400 битле китап булып басылып чыккан .
Мәдинә Маликова сөйли:
“Тылсым”дигән әле генә басылып чыккан китабым 10 мең тираж белән чыкты. Элегрәк татар китаплары 15мең, 30мең, Мәскәүдә басылса, 50мең тираж белән басылып чыга торган иде. Заманына карата монсы да ярыйсы гына.Аның тышлыгы бик заманча итеп дизайнер Радмир Ахияров тарафыннан башкарылган.
“Шәфкать” романым күптән инде мәктәпләрдә өйрәнелә аны берничә буын укыды, ике мәртәбә басылып чыкты зур- зур тиражлар белән. Ул Мәскәүдә дә басылып чыкты һәм таралды. Рус телендә дә аны яхшы кабул итүчеләр бар. Шәфкатьтән соң да биш роман яздым. Һәм аларны күп укучылар кызыксынып кабул иттеләр”,-диде ул.
Мәдинә Маликованың китапларын мәктәп балалары гына түгел, өлкән яшьтәге сукырлар да укыйлар икән. Бу турыда ул сукырлар җәмгыяте китапханәсендә аның китапларын сатарга алып килүен үтенүләре турында әйтте.
“Тылсым”романы авторы - язучы Мәдинә Маликова очрашуга килгән бүгенге яшьләр белән бик җылы мөнәсәбәттә аралашты.
“Сәйдәш” мәдәни үзәге китапханә мөдире Наилә Бикмеева аңа иҗади уңышлар теләп,чәчәкләр бүләк итте.
Ахырда укучылар авторның имзасы белән”Тылсым” китапларын сатып алдылар.
XS
SM
MD
LG