Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда “Сөннәт боткасы”н да уздыра башладылар


“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрһәд Мәхмүтов
“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрһәд Мәхмүтов

Самарда" Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәд Мәхмүтов, улына исем куштырды,“Сөннәт боткасы” мәҗлесен оештырды.

2008 елны “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 20 ел була. Ике дистә ел буена җәмгыять аша йөзләгән кеше үтте. Ә менә беренче көннән бирле эшләүчеләр исемлеге бер дистәгә сыя. Шуларның берсе – 36 яшьлек Фәрхәд Мәхмүтов. Фәрхәд милли хәрәкәткә 16 яшеннән килеп кергән иде. Соңгы ун елда ул үзе дә яшьләр бүлеген җитәкли.
Милли идеяны пропагандалап кына калмыйча, Фәрхәд чын татарча гаилә дә корды. Кыз, ул атасы. Әле генә улына Коръән укытып, исем куштырды. Инде менә бик сирәклеләр генә уздыра торган “Сөннәт боткасы” мәҗлесен оештырды.
Сабирҗан углы Фәрхәд Мәхмүтов белән сөйләшәбез:
-Фәрхәд, бик сирәк кешеләр генә сөннәт боткасын уздыра. Шул йола турында сөйлә әле.
-Малай кешене сөннәткә утырту – бик зур вакыйга, чөнки малай беренче чыныгу уза һәм тулы хокуклы мөселманга әйләнә. Ә инде йоланы әти-әнидән белдем.
-Бәйрәмнең үзен ничегрәк уздырдыгыз?
-Беренчедән, башка ризыклар өстенә табынга бодай боткасы пешерелә. Табын тик дүшәмбе көнне һәм кояш чыкканчы уздырыла. Табынга якын туганнар чакырыла.
-“Сөннәт боткасы” турында берәр чыганакта басылганмы?
-Мин үзем китапларда күргәнем юк, ләкин дә әниләргә буыннан-буынга килеп җиткән. Әни сөйләвенчә, Мөхәммәд пәйгамбәр “Сөннәт боткасын” дүшәмбе көн уздырган. Безнең гаиләдә бер бәйрәм өстәлде. Исем кушу үзе бер йола инде ул. Исемнәрне үзем куштым, әлбәттә, инде хатынның, әти-әнинең ризалыгын алып. Исемнәр сайлаганда мәгънәсенә игътибар иттек. Кызым - Фәрзәнә, улым – Самат. Чыңгыз кушарга да исәп бар иде. Бик мәгънәле исем. Урыслар арасында яшәргә авыр булыр дип шикләндем.
XS
SM
MD
LG