Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугаты сатудан алынырга мөмкин


"Горпечать" кайбер татар газеталары белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Бу товарны сату файда китерми ди ширкәт

Озакламый татар матбугаты газета киоскларыннан юкка чыгарга мөмкин. Матбугатны тарату челтәренә инвестор кергәч, татар матбугаты, китаплары аннан кысрыклап чыгарыла башлады. Чөнки ширкәтләр беренче урынга табышны куя. “Союз печать”, “Экспресс печать” челтәре Татарстанның рәсми газеталарыннан баш тарткан иде инде, хосуый инвестор кулына күчкән “Горпечать” челтәре дә хәзер татар газета-журналларыннан баш тарта. Сәбәбе – бу товарны сату файда китерми.
Әлегә “Горпечать” челтерәндә “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарын, “Казан утлары”, “Татарстан” журналын сатып алып була. Якын арада, бу басмалар әлеге акционерлык жәмгыяте челтәре киоскларыннан алынырга мөмкин.
Матбугатны таратучы бу оешма 2007 елның октяберенә кадәр Казан шәһәр муниципаль берәмлеге кулында иде. Хәзер ул Мәскәү инвесторы милкенә әверелде, ул инде үзенең тәртибен урнаштыра. Күптән түгел “Горпечать” оешмасы республика һәм Русиянең 100 ләп нәшриятенә хат таратып чыккан, аларның яртысы республикада чыга торган газета-журналларның редакцияләренә җибәрелгән.Анда хезмәттәшлекнең өзелүе турында әйтелә.


“Шәһри Казан” гәзите баш мөхәррире Мансур Мортазин бу хатны алган.
Дөресен генә әйткәндә, мин бу хатның киләчәген көткән идем инде. “Горпечать” хосусыйлаштырылгач та күңелгә шом кергән иде. Монда татар матбугаты күбесенчә кысрыклап чыгарыла инде. Әлбәттә гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Ләкин монда татар матбугатын гына гаепләп калдырырга җыенмыйм. Сатылмыйдыр, әмма ни өчен сатылмый? Бу хакта да уйланырга кирәк.” – ди ул.
“Горпечать” оешмасы җитәкчелеге, вакытлары булмауга сылтап, әлегә рәсми төстә аңлатма бирүдән баш тартты.
Казанның Горький белән Жуковский урамнары кисешкән җирдә урнашкан “Горпечать” киоскында матбугатны Светлана ханым сата. Аның әйтүенә караганда, бу киоскка республикада чыга торган газета-журналлар 3-4 данәдә генә китерелә, аларның күбесе сатылып бетә. ““Республика Татарстан”, “Звезда Поволжья”, “Мәдәни Җомга”, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Казанские ведомости” сатыла.” – ди ул.

Светлана ханым әйткәнчә, татар журналларын сораучылар да, сатып алучылар да бар. Горький урамындагы шушы “Горпечать” киоскы кебек, бу челтәрнең Казанда тагын 100дән артык сату урыны бар. Гомум санга караганда, аларда сатуга чыгарылган тиражның бер өлеше таралып бетми, кире кайтарыла. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире, “Шәһри Казан” газетасы җитәкчесе дә әйтте. Әмма монда татар газетасының гаебе юк, ди "Шәһри Казан" басмасы мөхәррире Мансур Мортазин:

“ Ни өчен сатылмый? Монда милләтне үстерү, телне саклау юнәлешендә дәүләт сәясәтенең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын билгеләп үтәргә кирәк. Дәүләт телләре турында бик яхшы канун булса да, ул бит үтәлми. Бер генә дәүләт теле һаман да өстенлек итә. Икенчедән, киоскларга куелган татар матбугаты, ялтыравыклы рус телле газеталар астында бик аста кала, күренми, татар газетасы бармы, дип сорасаң гына, сиңа аста калган басмалар арасыннан тартып чыгарырга мөмкиннәр. Ул күренеп торырлык итеп куелмый. “Горпечать”оешмасының “Шәһри Казан” кебек Казан газетасын кире кагуы уйланырга мәҗбүр итә
Газета киоскында газеталар бер-берсе астында күмелеп кала
Безгә билге булганча, әлеге “Горпечать” киоскларында кайбер татар газеталары гына түгел, бизнес турындагы, күчемсез милек базары хакындагы урыс телле басмалар да сатылмый, Мәскәү, Түбән Новгородта чыгарыла торган җитди, ялтыравыклы кәгазьдәге журналларны да алучылар күп түгел икән. Бу журналларның күбесенә, хезмәттәшлекне туктату турында хатлар җибәрелгән.
Шушы челтәр киоскларында 700 ләп төрдәге товар сатыла, нәтиҗәдә, барысына да урын җитми, күренә торган җиргә чыгару өчен аерым түләнмәгән булса, гәзитләр бер-берсе астында күмелеп кала.

Кайбер сатылмаган товардан баш тартып, “Горпечать” товарлар санын да киметергә уйлый, үтемле товар өчен урынны да бушатырга тели. Киоскларда, матбугаттан тыш, чәч кыстыргыч, каләм, дәфтәр, телефон карталары, вак уенчыклар, кулъяулыкларга кадәр сатыла. Үтми торган товарлардан арынганнан соң, “Горпечать” киштәсендә татарча һәм Татарстанда чыга торган башка матбугат калырмы? Товар сатуда булмагач, татарча газета укучылар да әкренләп бетмәсме?
Татарстандагы мәгълүмат чараларын багучы “Татмедиа” агентлыгы башлыгы урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов, “Горпечать” киоскы җитәкчелеге белән килешеп, мәсьәләгә чишелеш табып булыр дип өметләнә.
“Татарстан почтасы” дәүләт оешмасы карамагында Татарстан буйлап бары 60лап кына киоск кына калган, Казанда аларның -берсе дә юк. Оешманың башлыгы урынбасары Юлдаш Мусин татар матбугатын элеккечә почта бүлекләрендә сатып алырга чакырды.
Татар матбугатының сатудан чыгарылуы газета-журналларга файдага булмаса да, бик зур зыян да салмас кебек. Чөнки күпчелек милли газеталар әбүнәчеләргә, язылу кампаниясе нәтиҗәсе буларак, өйләргә килеп тора.

Алайда, тынычланырга иртә әле, укучылар өчен көрәшергә, аларны газетаны алдыруга күнектерергә кирәк, дип саный “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин.
XS
SM
MD
LG