Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык EXCLUSIVE: Буш Нәүрүз белән котлый


Президент Буш, Иранның ирекле булуына ышанам, ди.
Президент Буш, Иранның ирекле булуына ышанам, ди.

Христиан һәм кытай дөньясыннан соң яңа ел бәйрәме фарсы вә төрки җиһанга да килеп җитте - Иран, Әфганстан, Үзәк Азия илләрендә, һәм хәтта Идел-Уралда да Нәүрүзне бәйрәм итәләр.


Бу уңайдан АКШ президенты Джордж Буш радиобызның Иран бүлеге хәбәрчесе белән очрашты һәм тыңлаучыларны яңа ел белән котлап, Америка гөмер буе Иран халкының иреклеккә омтылуын яклап яшәде, әмма берүк вакытта Кушма Штатлар Тәһранның атом коралына ия булу теләген беркайчан да хупламаячак, дип белдерде.

Президент Бушның Нәүрүз көнендә дә күбрәк Иран турында сөйләве бер дә гаҗәп түгел - Нәүрүзне бәйрәм итү үзе асылда нәкъ менә борынгы Иран-фарсы мәдәниятенә барып тоташа. Үзәк Азия һәм Идел-Урал мөселманнарына да бу бәйрәм Шәрекьнең шушы өлешеннән килә.

Шуңа да Джордж Бушның яңа ел белән котлавы асылда Американың Иран мәдәниятен тануы, хөрмәт итүе турында сөйләүгә тоташып китте:

"Америка Кушма Штатлары һәркемгә дә бәхетле яңа ел тели. Американ халкы Иранның бөек тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итә, безнең бу халыкка ихтирамыбыз зур, безнең фәкать Иранның хөкүмәте белән генә проблемнарыбыз бар. Чөнки ул хөкүмәт янаулар ясап тора һәм Иран халкын дөньядан аеруга юнәлдерелгән карарлар кабул итә", ди президент Буш.

Шуңа да Кушма Штатларның иң югары җитәкчесе бәйрәм көнендә Ирандагы кешеләргә турыдан-туры чыгуны хуп күрә, бигрәк тә яшьләргә һәм хатын-кызларга мөрәҗәгать итә:

"Минем яшьләргә әйтәсе килгәнем шул - сезнең җәмгыять тә кайчан да булса ирекле булачак. Ә инде ханымнарга шуны әйтәсем килә - Америка хатын-кызлары сезнең үз балаларыгызны өметле бер җәмгиятьтә үстерергә һәм аларның тынычлыкта яшәве теләген уртаклаша", дип белдерә Буш.

Американ президенты шулай ук үзенең Иранны киләчәктә сүз иреге булган һәм бар диннәргә дә ирекле үсеш тәэмин ителгән бер ил итеп күрергә теләвен әйтте. Бу эштә Иран халкында Кушма Штатлар ягыннан һәрзаман яклау табачагына шик булмасын, дип ышандырды ул:

"Ирандагы хакимият һәм җәмгыятьнең әле барасы юлы шактый озын, әмма Иран халкы шуны белеп торсын - аларның ирекле җәмгыятьтә яшәү теләген Кушма Штатлар минем президентлыкта да, киләсесендә дә ныклап яклыячак", ди Джордж Буш.

Радиобыз хәбәрчесе белән үткәргән әңгәмәсендә Кушма Штатлар президенты шулай ук үз иле белән Иран арасында якынаю була алуына ишарә итте, әмма моның өчен Тәһрандагы хөкүмәт хәзергегә караганда башка төрлерәк карарлар кабул итәргә тиеш дип белдерде.

Шуларның берсе - Иранның үзендә уран баету эшләрен туктатуы. Президент Буш, "Иран халкы шуны аңларга тиеш - Кушма Штатлар Иранның үз атом коралын булдыру тырышлыгына каршы булуын дәвам итәчәк", диде, гәрчә берүк вакытта ул, без атомны тыныч максатларда куллануга уңай да карый алыр идек дигән ишарә дә ясады.

"Тик проблема шунда ки - Иран хөкүмәте элек хакыйкатьне яшереп, ялган сөйләп килде, шуңа да хәзер Кушма Штатлар өчен дә, калган дөнья өчен дә аларга ышану бик авыр", диде Нәүрүз уңаеннан радиобызның Иран бүлеге хәбәрчесе белән әңгәмәсендә американ президенты Джордж Буш.

XS
SM
MD
LG