Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлифбаны укытмау - татарлыкны юк итү


Мәчетләр тирәсенә мәктәпләрне туплау – танктан тачанкага, комбайннан уракка күчү белән бер.


Соңгы елларда Русия мәгариф министрлыгы милләтләрне юк итү юнәлешендә җиң сызганып эшли. Татар, милли мәктәпләрне эреләндереп, рус, чуаш, мукшы авылларына ташыта, беренче сыйныфта “Әлифба”ны укытмый, хәзер инде юк дәрәҗәсендә калган татар теле дәресләрен дә бөтенләй бетерү юнәлешендә көч куя.
Шунысына игътибар итәргә кирәк, татар телен һич кенә дә мәктәп программасына кертеп булмый, чөнки федераль компонент бозыла, ә менә федераль компонентны бозып, православ рухын кертсәң – тик мактауга гына лаек буласың. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, фикер алышу кирәк, ләкин дә шул фикерләр боткасына чумып тончыкмас өчен, читтән салкын караш белән күзәтеп карар чыгаручы галим татарпәрвәрләр да кирәк.
Ни өчен Ватаныбыз Русия өчен корбан булган татар, Русия казнасына гомер буена салым түләгән һәм түләп килүче татар. Ни өчен менә шул татар баласын укытуны дәүләт карамагыннан алып бернинди укыту шартлары булмаган мәчет бинасына итеп бирергә тиеш. “ Татарстан яшьләре” гәҗитәсе “Россия кая таба китә?” исемле тупламасында төрле фикерләр бирә. Шул фикерләргә карата Самар милли хәрәкәтенең аксакалы Азат Надиров үз карашын белдерә:
-Язучы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Илдус Әмирханов бу мәсьәлә буенча мондый фикер әйтә:
“Мин бер генә котылу юлын күрәм – Октябрь революциясенә кадәр булган эзгә кире кайтырга, ягъни, мөфтият, дин системасына ышыкланырга.”
Бу фикер тамырдан дөрес түгел. Бу зыянлы фикер. Милләтебезгә аяк чалу бу. Урта белемне тик дәүләт мәктәпләре генә бирә алалар. Бүгенге көндә татарда мәктәпләр тотарлык байларыбыз юк. Байлыгы булган хәлдә дә, алар акчаларын мәктәпкә бирмәячәкләр. Бүгенге дин әһелләре әле үзләренең мәшәкатьләрен дә күтәреп бара алмыйлар. Мәчетләр тирәсенә мәктәпләрне туплауга маташу – танктан тачанкага, комбайннан уракка күчү белән бер.
-Ә нәрсә тәкъдим итәсез?
-Губернатордан башлап, Дәүләт Думасына, Президентка язарга, күпләп имзалар җыярга. Өч компонентлы системаны кайтарырга, беренче сыйныфта “Әлифба” укытуны торгызырга, татар телен атнасына бер сәгать түгел, 4-6 сәгать укытырга. Балалар санына карап, финанслауны бетерергә,- диде Азат Надиров.
Азат Надиров үзенең әңгәмәсендә шулай ук түбәндәге теләкләрне белдерде:
“Концерт программаларында исереклек, тездән түбән шаяруларны туктатырга вакыт, халыкта милләтпәрвәрлекне тәрбияләүне максат итеп куярга. “Яңа гасыр” радиосы каналында милли хис тәрбияләү юк дәрәҗәсендә. Язучылар, шагыйрьләр иҗатларын милли проблемаларны яктыртуга юнәлдерергә тиешләр,”- ди Азат Надиров.
XS
SM
MD
LG