Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл таң” гәзите дә аксакал булды


Башкортстан татарлары яшәешендә – истәлекле вакыйга. Республикада татарлар өчен озак еллар буе карап торган бердәнбер басма булган “Кызыл таң” газетасына 90 ел тулды.

Шушы күркәм юбилей уңаеннан, җомга көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында ике зур чара булып үтте. Беренчесе – көндез башланган фәнни-гамәли конференция. Икенчесе – кичкелеккә билгеләнгән тантаналы юбилей кичәсе.

Барлык вакытлы матбугат басмалары кебек үк, “Кызыл таң” гәзите дә илдәге барлык зилзиләле елларның ачысын татый, илнең һәм республиканың ельязмачысына әверелә ул. Иң башта милли басма “Башкортстан”, аннан соң “Башкортстан хәбәрләре”, Яңа авыл”, “Коммуна” кебек исемнәр белән нәшер ителә. Ә 1944 елның 12 мартыннан “Кызыл таң” буларак киң билгелелек һәм ихтирам яулый милли басма.

“Кызыл таң”ның 90 еллык юбилей чараларында Башкортстанның рәсми шәхесләре, күренекле әдипләре, сәнгать осталары, галимнәр, журналистлар, газета һәм журналлар баш мөхәррирләре катнаша. Бәйрәм уңаеннан, “Кызыл таң” газетасы журналистларын мәшһүр җырчыларыбыз Фәридә Кудашева, Идрис Газиев һәм башка талант ияләре котлый.

Татарстаннан да дәрәҗәле кунаклар килде. Көндез башланган фәнни-гамәли конференциядә дә катнашты алар һәм чыгыш ясады. “Азатлык” хәбәрчесе шушы җыен башланыр алдыннан “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән сөйләшеп алды:

“Безне бу бәйрәм белән хөрмәтләп, күп кенә кунаклар килде – Татарстаннан, Удмуртиядән, Мари Эльдан. Казаннан “Ватаным Татарстан” журналистлары килде. ТР Дәүләт Советыннан Роберт Миңнуллин һәм башкалар килде.

Уфадагы “Кызыл таң” татар гәзите бүген үзенең 90 еллык юбилее уңаеннан Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында тантаналы чаралар оештырды.
XS
SM
MD
LG