Accessibility links

“Азатлык” яшьләр берлеге кемнәргә комачаулады?


Бу көннәрдә күп төбәкләрдә Нәүрүз бәйрәмен билгелиләр.

Әлеге бәйрәмне соңгы елларда Башкортстанда да, төрле милләтләр вәкилләрен катнаштырып, шактый киң билгели башлаганнар иде. Ә Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге ел саен диярлек татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен оештырып килде. Былтыр исә бу бәйрәм үткәрелмәде.

Быел да, нишләптер, “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе булачагы турында алхәбәрләр ишетелмәде. Быел да бу матур бәйрәм булмыймы әллә, дип аптыраучылар күп. Шушы сорауга җавап алу өчен, без “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләренә Башкортстан Яшьләр эшләре дәүләт комитетында бүлеп бирелгән бүлмәдәге телефонга шалтыраттык. Әмма “ул телефон элемтә операторы тарафыннан өзелгән” дигән җавап алдык без.

Шуннан соң, без Яшьләр дәүләт комитетының бүлек мөдире Артур Алибәковка мөрәҗәгать иттек. Ул “Азатлык” татар яшьләре берлегенең бүгенге хәленә бераз ачыклык кертте:

“Бүгенге көндә “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшчәнлеге тукталып калды, - диде Артур әфәнде. – Ни өчен дигәндә, аның рәисе Азат Баязитов быел югары уку йортында укуын тәмамлап йөри. Шуңа да аның вакыты да булмады һәм, гомумән, ул “Азатлык” эшеннән читләште”.

Артур Алибәков сүзләренчә, март азагы-апрель башында БР Дәүләт яшьләр комитетында “Азатлык” татар яшьләре берлегенең җыелышы үткәреләчәк һәм анда яңа рәис һәм идарә әгъзаларын сайлау мәсьәләсе каралачак. Артур әфәнде сүзләренчә, быел татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен үткәрү дә Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы планына кертелгән. Әмма бу бәйрәм апрель азакларына калырга мөмкин. Ә инде оештыру мәсьәләләре хәл ителеп бетмәсә, бу бәйгенең быел бөтенләй дә уздырылмавы ихтимал.

Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшчәнлеге 2006 елның ноябрь аеннан ук сүрелә башлаган иде. Аның булдыклы рәисе Зәлия Ахунованы көтмәгәндә вазыйфасыннан алып, аның урынына беркем белмәгән Азат Баязитов дигән егетне куйгач, эшләр бозылып китте анда.

Зәлия ханым “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылганнан бирле аның эшендә актив катнашып килде. Ә дүрт ел чамасы элек аны берлекнең җитәкчесе итеп сайладылар. Хәтта Башкортстанның Яшьләр эшләре дәүләт комитеты бинасыннан “Азатлык“ка эшләү өчен бер бүлмә дә бирделәр ул чакта. “Телефонлы эш урыныбыз булды”, дип шатланган иде ул чакта татар яшьләре. Ике ел эчендә Зәлия ханым милләт яшьләрен туплап, төрле мәдәни чаралар оештырды, гомумән, үзенең эшлекле сыйфатларын күрсәтә алган иде.

Бүгенге көндә эшчәнлеге туктап калган “Азатлык” яшьләр берлеген тергезеп буламы? Элекке рәискә без шундый сорау бирдек. “Әлбәттә була, бөтен нәрсә җитәкчедән генә тора”, - ди Зәлия Ахунова.

Шулай итеп, соңгы ел ярым эчендә Башкортстан “Азатлык” татар яшьләре берлеге йокыга талган хәл кичерә. Нәкъ бер ел ярым элек аңа Башкортстан Аграр университетында физкультура укытучысы булып эшләүче Азат Баязитов сайлап куелган иде. Дөресрәге, аны Башкортстан Яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчелеге тәгаенләп куйган иде. Шуннан бирле “Азатлык” рәисе үзе дә, идарә әгъзалары да бармакка бармак та сукмаган. Һәм иң мәзәге шул – бу хәл Яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчелегенә бик тә кулай. “Азатлык”ның эшләмәве, нәрсәдер таләп итеп йөрмәве, бик рәхәт. Шулай итеп максатка ирешелде.

“Башкортстан “Азатлык” татар яшьләре берлеге тышауланган хәлдә бүген. Ләкин тышауланган “Азатлык” буламы соң”, дип ризасызлыгын белдерә кайбер татар яшьләре. Алар арасында “Азатлык”ка альтернатив булган татар яшьләре оешмасы төзергә кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырый. Ләкин аның өчен финанслар, эш өчен бүлмә кайдан табарга? Кыскасы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге менә инде ел ярым вакыт юл чатында хәрәкәтсез катып калган хәлдә.
XS
SM
MD
LG