Кушма Штатларның Миссисипи елгасы бассейнында су баскан урыннардагы вәзгыятне күпләп яуган кар һәм яңгыр тагын да начарайтырга мөмкин. Җомга көнне Төньяк Дакотадан Мичиганга кадәр 30 сантиметр биеклектә кар яуды. Күп кенә очышлар булмый калды, тагын да су басу куркынычы туды.