Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Харисов: Подкаст аша тыңлагыз!


Илшат Харисов: Мәскәүдә берничә секундта йөкләп алып тыңлый алам.
Илшат Харисов: Мәскәүдә берничә секундта йөкләп алып тыңлый алам.

Подкаст бик уңайлы. Тик әлегә алай итеп Татарстанда тыңларга авыр. Ә менә Мәскәүдә исә берничә секундта бик тиз генә йөкләп алып тыңлап була.

Казан егете Илшат Харисов Алгарыш программасы нигезендә АКШта укып югары дәрәҗәле MBA дипломын алып кайткан. Шул илдәге Һарвард университетында тәҗрибә туплаган. Хәзер Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укый.

Балачактан тыңладым

- Илшат, син радионы кайчаннан бирле тыңлыйсың?

- Авылга әбиләремә кайта идем. Шунда балачактан тыңларга өйрәндем. Ә чит илгә киткәч инде, Интернет аша тыңлый башладым.

- Син татарча яхшы беләсең. Сирәк ишетелүче әдәби сүзләрне дә кулланасың. Кайдан?

- Әби-бабайлар ярдәме булды. Авылда еш була идем. Икенчесе минем әтием белән әнием үзләре дә тел галимнәре, халкыбызга хезмәт итүчеләр. Шуңа күрә туган телемне яратып, үз итеп сөйләшәм.

Америкадагы тыңлаучы нинди?

- Ә Америкадагы тыңлаучы нинди?

- Күбесе укый яки югары белемле. Вакытлары тыгыз. Шуңа күрә гадәттә яздырып тыңлыйлар.

- Интернет кулланучы Америкада һәм Татарстанда ни белән аерыла?

- Бәяләргә бәйле инде. Татарстанда халык өчен Интернетка керү ул байлык билгесе кебек. Ә Америкада ул гадәти нәрсә. Шуңа күрәме, мин тиз арада анда да Сезнең даими тыңлаучыгызга әверелдем.

Ә подкаст бик уңайлы

- Илшат, радионың сәхифәсенә керик әле. Менә безнең сайт аша ничек тыңлыйсың?

- Подкаст аша MP3 программасы белән. Бик уңайлы нәрсә. Дөньяда миллионлаган подкастлар бар. Аеруча мәгариф, техник мәкаләләр, яңалыклар шул подкаст аша тыңлана. “Азатлык” радиосында булган подкаст та бик уңайлы. Моның өчен трафик (Интернет агымы) тизлеге яхшы булуы кирәк, һәм санакта программасы да булсын. Тик Татарстанда алай тыңларга авыр. Монда Интернет кыйммәтрәк. Әле кайберәүләрнең санагының да көче җитмәскә мөмкин. Хәер, хәзер инде андый санаклар бар микән? Ә менә Мәскәүдә исә мин аны берничә секундта бик тиз генә йөкләп алып тыңлый алам.

Подкастны стандарт нәрсә дип тә була. Аны гади генә итеп йөкләтеп була. Башка ташучыга күчереп алырга да була: санакка яки iPod тибындагы mp3-плейерга. iPodны Apple ширкәте чыгарган. Шәхси санагы булганнар өчен уңайлы чара. Шулай ук подкаст белән тыңлау өчен iTunes атлы махсус программа да эшләнгән. Аны санакка урнаштыралар. Шулай иттереп радиотапшыру башта санакка күчә. Аннары исә портатив уйнаткычка күчерелә ала. Урамга чыкканда колагыңа шуны кыстырып тыңлап йөрисе генә кала.

- Ә менә бу “RSS” язуы ни аңлата?

- Ул шул ук подкастингның технологик базасы. XML-форматларга бәйле. Еш кына ул яңалыклар тасмасын тәсфирлау өчен кулланыла. RSS аша бирелүче мәгълүмат Сезнең өчен кулай булган программа-агрегаторлар белән эшкәртелеп бирелә ала.

“Азатлык” кына түгел, “Алман дулкыны” һәм “НТВ” да кулланла

Подкаст – соңгы елларда челтәрдә популяр сүз булып тора. Ул үзенә күрә интернет-радио дигән сүзтезмә белән бәйле. Аны шулай ук видео карар өчен дә кулланырга була. Тик ул турыдан-туры тоташып тыңлауны искәртми, ә радиотапшыруларны өлешләп күчереп тыңлауны аңлата. Подкастинг әле үзенә күрә радио тотучылар һәм телеканалларга альтернатива да. Моның өчен FM канал да сатып аласы юк. Лицензия да кирәкми. Интернет аша гына теләгәнне тапшырып яки тыңлап була. Бүген татарча “Азатлык” кына түгел, урысчасы да (“Свобода”), «Алман дулкыны» ( “Немецкая волна” ) да гадәти эфир, турыдан-туры тапшыру белән бергә подкастлар да элеп куя. Шулай ук НТВ” телеканалы подкаст яки “RSS” куллана .

Шулай ук подкаст дип бер гадәти файлны да атый алалар. Әйтик сез Интернетка ниндидер тавышлы файл эләсез дә шуңа подкаст ясап куясыз. Шулай ук Интернетта бер адрес белән даими яңартылып тора торган файллар тезмәсен дә подкаст дип атыйлар. Радиолар көндәлек тапшыруларын да шулай бер үк подкаст аша биреп бара. Әмма көн саен, яки тапшрулары яңартылган саен андагы эчтәлек тә алышып тора.

Ашкынулы заманда яшибез

“Ашкынулы заманда яшибез. Яраткан тапшыруны тыңлар өчен вакыт табып булмый. Бу очракта сезгә ярдәмгә подкаст килә ала”, - дип яза “Азатлык” радиосы сәхифәсе кулланучыларына. Подкаст турында төгәлрәк итеп радио кулланучы өчен махсус даими мәкаләне укыгыз. Шулай ук RSS турында да укырга була.

XS
SM
MD
LG