Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин уеннары уты кабынды. Тибет протест белдерә


Грек актрисасы Мария Нафплиоту борыңгы каһинә киемендә
Грек актрисасы Мария Нафплиоту борыңгы каһинә киемендә

Грециядә Пекин Олимпия уеннарының уты кабызылды. Көчәйтелгән иминлек чараларына карамастан, Тибет яклы протестчылар Кытай рәсмие чыгышын өзергә тырышты.


Дүшәмбедә Олимпия уты озын сәфәрен башлады. Август аенда Пекинда ачыласы уеннарга кадәр ул 20 ил аша узарга тиеш. Шушы озын юлның беренче адымнарын Грециянең тхэквондо остасы Александрос Николаидис ясады.
Актриса Мария Нафплиоту Олимпия утын тхэквондо остасы Александрос Николаидиска тапшыра

Гореф-гадәтләргә күрә, Олимпия уты борыңгы стадионын урынында кояш утыныннан кабызылды. Грек каһинәсе киеменә киенгән актриса аны спортчыга тапшырды.

130 көндә 137 мең чакырым юл, шул исәптән, Тибет аша узып, Эверест тавына да менеп төшкәннән соң, Олимпия уты 8 августка кадәр Пекинга җитергә тиеш.

Тантананы өзергә тырыштылар

Ут кабызу тантанасын бер мең чамасы полиция хезмәткәре саклауга карамастан, Тибетны яклачылар аңа тап төшерә алды. Кытай рәсмие чыгыш ясаганда, Парижда урнашкан Чикләрне танымаган журналистлар оешмасы әгъзалары кара әләм болгап йөгереп чыкты һәм шигарьләр кычкырды.

Кытайда кеше хокуклары бозылуга протест белдерүчеләр шулай ук, кыска вакытка утны озату кәрванын тоткарлады. Олимпия авылының төп урамында зур шигарь эленгән иде.

Рогге ике сәбәп китерде

Күп санлы протестларга карамастан, Пекинга Олимпия уенын үткәрү хокукын бирү сәбәпләрен Халыкара Олимпия комитеты президенты Жак Рогге болай аңлатты:

"Беренчедән, кешечелекнең 1/5-ен Олимпия хәрәкәте өстенлекләреннән мәхрүм итеп булмый. Бу гадел булмас иде. Икенчедән, Олимпия уеннары Кытайдагы үзгәрешләргә этәргеч булачак. 25 мең мәгълүмат чарасы Кытайны бар дөньяга ачып салачак" ди Жак Рогге.

Тибетчылар протест чаралары вәгъда итә

Азат Тибет исемле студентлар оешмасының җитәкчесе урынбасары Тензин Дорчи, Олимпия уеннарын Кытайга бирү – борыңгы грек халкы тудырган иреклек һәм демократия традицияләрен мәсхәрә итү, диде, һәм Тибетта булган хәлләр өчен Халыкара Олимпия комитеты һәм аның президенты җаваплы диде.

"Тибетта булган хәлләр өчен мин Рогге әфәндене һәм Олимпия комитетын җаваплы итәм. – ди Тензин. - Кытай хөкүмәте Тибетта вәһши һәм изү сәясәте алып барганда, Олимпия комитеты дәшми тора. Бар Тибет халкы исеменнән Тибетны Олимпия уты юлыннан алырга таләп итәм."

Пекин утның юлын үзгәртми

Ләкин Кытай рәсмиләре, Олимпия утының юлы инде расланган, ди һәм аны үзгәртергә җыемный.

Кытай хөкүмәтенә каршы протест чаралары Тибет башкаласы Лһасада 10 мартта башланды. Соңрак тибетлылар яшәгән башка төбәкләргә җәелде.

Кытай рәсмиләре бу чуалышларда баш күтәрүчеләр кулыннан 19 кеше һәлак булган ди, һәм Тибетның рухи җитәкчесе Далай-ламаны кешеләрне котыртуда гаепли.

Тибетның сөргендәге хөкүмәте бу гаепләвне кире кага һәм Кытай хәрбиләре протестны бастырган вакытта 130 кеше һәлак булган дип белдерә.


XS
SM
MD
LG