Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният хезмәткәрләре көнендә “Казан” журналының махсус чыгарылышы дөнья күрде


25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре беренче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Шәһәр иҗатчылары сишәмбе көнне тантаналы бәйрәмгә җыелса, республика мәдәният хезмәткәрләре дүшәмбе көнне үк бәйрәм итте. Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узган чарага театр, музей, китапханә, авыл клублары хезмәткәрләре, чит ил һәм Русия артистлары чакырылган иде.

Моңа кадәр мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме булганы юк иде. Шахтерлар да, машина йөртүчеләр дә, төзүчеләр дә, чик сакчылары да һөнәри бәйрәмнәрендә мактау сүзләре ишетеп, бүләкләр алалар. Гадәттә бу бәйрәмнәр ял көне була. Ә мәдәният хезмәткәрләре исә кеше бәйрәм иткәндә һәм эш хаклары бик түбән булса да, ял көннәрендә дә армый-талмый эшлиләр. Башкалар бәйрәм иткәндә җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәнгән мәдәният хезмәткәрләре үзләренең көн каһарманы булуын күз алдына да китерә алмыйдыр. Шулай да дүшәмбе көнне Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында сәнгать, мәдәният әһелләре горур кыяфәтле иделәр.

Әйтергә кирәк, бу бәйрәм уңаеннан “Казан” журналының махсус чыгарылышы чыкты. Монда Татарстан мәдәният тарихы һәм бүгенге хәлен чагылдыручы язмалар, күп кенә фотосурәтләр урын алган. Әлеге журнал тантанага һәр килүчегә тапшырылды.

Концерт белән үрелеп барган тантаналы җыелышның төп өлешен бүләкләр тапшыру алды. Бәйрәм уңаеннан мәдәният хезмәткәрләрен җылы сүз һәм матур теләкләргә күмделәр. Әлеге һөнәр ияләренә алкошлар, чәчәк бәйләме тансык түгел. Премьер-министр урынбасары Равил Моратов республика президенты тәбрикләвен ишеттергәч, мактаулы исемнәр, күкрәк тамгаларын тапшырды.

Календарьда әлеге датаның барлыкка килүе мәдәният һәм аңа хезмәт итүчеләрнең фидакәр хезмәтен таный. Тантанада премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева иҗатчыларны котлап, болай диде:

“Мәдәният хезмәткәрләре турында еш кына акчасы аз, эше күп, ләкин тормышы бик тә кызыклы өлкә инде дип сөйлиләр. Алдагы көндә мин уйлыйм, бу өлкәдә дә үзгәрешләр булыр дип. Чөнки дәүләт эшләгән саен, баеган саен мәдәнияткә дә игътибар үсәргә тиеш.”

Билгеле булганча, республикада уртача эш хакы 10 мең сум чамасы, ә икътисад өлкәсендәге хезмәт хакы тагын да югарырак. Ә мәдәният хезмәткәрләре аена 4.500 сум белән канәгатьләнәләр. Алар бервакытта да тормыш, республика һәм Русия сәясәте белән канәгатьсезлеген сиздермиләр. Каяндыр акча юнәлтеп, матур киенеп, яхшы кәеф таратырга тырышалар.
Һөнәри бәйрәм 25 мартка билгеләнгән булса да, Татарстан буенча бәйрәм дүшәмбе көнне узды. Чөнки атнаның башка алты көнендә алар халыкка хезмәт күрсәтәләр, үзләре турында кайгысы юк аларның. Төрле авыл һәм районнардан килгән мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм тантанасы ахырына якынлашкач та, тиз генә үз районнары китәргә ашыкты.
XS
SM
MD
LG