Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле тел белгече Мирза Мәхмүтов вафат


Казан - Сишәмбе көнне Казанда 82 яшендә Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, күренекле тел белгече Мирза Мәхмүтов вафат булды.

Чыгышы белән Мордовиядән булган Мәхмүтов 1955 елда чит телләр өйрәтүче гаскәри институтны бетергәннән соң Казан дәүләт университетында укыта, ә 1958-1976 елларда Татарстанның мәгариф министры булып эшли. Үзгәртеп кору чорында ул чит илләрдәге татарлар белән бәйләнешләр корган "Ватан" җәмгыятен җитәкли, соңрак Татар-американ региональ институтын оештыра.

Гарәп теле белгече буларак Мирза Мәхмүтов үзенең лингвистик хезмәтләре, аерым алганда, 1965 елда нәшер ителгән Гарәпчә-татарча-урысча алынмалар сүзлеге белән танылды. Моңардан тыш аның тәрбия һәм педагогика өлкәсендәге хезмәтләре дә күп булды.
XS
SM
MD
LG