Accessibility links

Кайнар хәбәр

Моктада әс-Садр хөкүмәтне сөйләшергә чакыра


Багдад - Шыгый радикаллары юлбашчысы Моктада әс-Садр хөкүмәтне сөйләшүләр башларга чакырды. Басрада аның көчләренә каршы инде икенче көн хәрби чара бара. Шулай ук Садр чараны күзәткән Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәликины шәһәрдән китәргә чакырды.

Мәлики Садр көчләренә корал ташларга 72 сәгать вакыт бирде. Басрага Мәһди гаскәрләренә каршы торыр өчен меңләгән Гыйрак хәрбие китерелгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, 40лап кеше һәлак булган, кимендә 200 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG