Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры гастрольләрен башлый


27нче март Халыкара театр көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнгә карата Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры яңа спектакль әзерләде. Ул А.Гыйлаҗевның әсәре буенча куелган “ Без унике кыз идек “спектакле. Театрда төзекләндерү эшләре бару сәбәпле , әлеге спектакльне тапшыру да Каргалы авылының мәдәният йортында үтте.

“Без Аяз абый белән бер очрашканда , бу әсәрне сәхнәләштереп кара әле дигән иде ул. Моңа 30 елга якын вакыт үтте. Ниһаять бу үтенеч тормышка ашты. Әсәрнең темасы – кешеләрнең бер – берсенә булган мөнәсәбәте турында “, - диде спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр Рөстәм Абдуллаев.
Рөстәм Абдуллаевның сүзләренә караганда , “Без унике кыз идек” спектакльнең премьерасы ерак гастрольләрдән соң булачак.
Ә театрның гастрольләре 28марттан алып 3нче апрельга кадәр барачак. Гастрольләр Екатеринбур һәм Төмән шәһәрләрендә беренче тапкыр оештырыла . Театр тамашачыларга Ф. Буләковның “ 4 әби һәм Әхмәди “, Э. Ягудинның “ Китмәскә килгән кошым” спектакльләрен һәм концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Театрның үз бинасын әлеге елның декабрь аенда ачарга уйлыйлар.
XS
SM
MD
LG