Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (17)


Татарстанның Яшел үзән шәһәреннән Ислямов Сәит Идрис улын кызы Екатерина эзли. Сибгатуллин Мәсхүт Сөнгәт улын кызы Елена эзли.

“Югалсам да, көт син мине” тапшыруыбызның 17-че саны март аеның соңгы атнасына туры килде. “Язның 17 мизгеле” бар дигән әйтем бар. Яз, чынлап та, табигатькә зур үзгәрешләр алып килә. Шулай ук кеше күңеленә дә. Яз көне туганлык, дуслык, мәхәббәт кебек изге төшенчәләргә дә кешеләрнең игътибары арта. Бигрәк тә бер-берсен югалтканнарның эзләгән кешеләрен табу теләге көчәя. Кайбер кешеләр бик тиз табыла, хәтта бер сәгать эчендә, ә кайбер кешеләр бер берсен озак еллар буе таба алмый яфа чигә, ди, “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов. Илгизәр әфәнде нинди ысул белән сез аларны эзлисез һәм ничек табасыз? дигән сорауга ул менә нәрсә диде:
Бер сәгать эчендә табылган кешеләр
“26 мартта гына программа базасында теркәлгән иде бер хат. Бу хатта -Елена исемле ханым үзенең ял итәргә барган дусларын эзләтә иде. Ул үзенең Елена исемле булуын, һәм улы Петр булуын гына язган. Еленалар Казанда меңәрләгән . Ә менә улының Петр исемле булуы, безгә бер этәргеч, ачыш булды. Чөнки Казанда Петрлар барлыгы 10 кеше генә. Петр исеме бик популяр түгел булып чыкты. Ә аларның әниләре Елена исемле булганнары тик 3гаиләдә генә. 3 гаиләне тикшереп чыгу бик тиз булды. Һәм 1сәгать эчендә без аларны таптык та. Алар үзләре дә хәтта аптырап киттеләр”,-диде ул.
Норильскийдан Екатерина, әтисе Ислямов Сәит Идрис улын, Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән эзли
Хатны Ислямова Екатерина Сәит кызы язган. Ул үзенең әтисен 1948елгы - Ислямов Сәит Идрис улын эзли. Аның милләте татар. 1972 елда Норильский шәһәрендә әнисе Альбина Максим кызы белән өйләнешкәннәр. 1987елда Норильский шәһәреннән кире кайтып киткән Татарстаның Яшел үзән шәһәренә. Ә әтисенең туганнары Лутория, Ваит һәм Исмәт Целиноград өлкәсенең Әстерхан районы Кызыл жарский совхозында яшәгәннәр. Әтиемне бик күрәсем килә, дип яза Екатерина Ислямова Сәит кызы.
Елена Миткалева (Лебединская) әтисен Сибгатуллин Мәсхүт Сөнгат улын эзли
"Татарстанның ЯшелҮзән шәһәреннән Сибгатуллин Мәсхүт Сөнгат улын аның кызы Елена Миткалева (Лебединская) эзли. Мәсхүт Сибгатуллин 1935елгы. Елена әти-әниләрен загста язылышмыйча гына яшәгәннәр, ди.
Шуның өчен аңа әнисе үзенең фамилиясен Лебединскаяны биргән, дип яза Елена. Әтисе алардан киткән чакта, Еленага яшь ярым гына булган. Әтидән миңа 16 яшь тулганчы Яшел Үзән шәһәреннән алимент килеп торды, дип яза ул. Әнисе әйтүе буенча, Еленага әтисенең 3 абыйсы һәм 2 кыз туганы булуы мәгълүм", диде Илгизәр Шарафутдинов.
Дана Джузбаева интернет ярдәмендә туганнары белән аралаша башлады
Безнең узган тапшыруыбызда Казахстаннан килгән хат турында Дана Джузбаева әнисенең туганнарын эзләп язуы турында сөйләгән идек. Аның туганнан туганы Казанда яшәүче Рөстәм Шарафутдинов үзенең телефон номерын “Жди меня” тапшыруының сәхифәсенә элгән. Бу мәгълүматны Дана Джузбаевалар күргәннәр. Һәм алар интернет ярдәмендә элемтә урнаштырганнар. Хәзер алар аралашалар.
XS
SM
MD
LG