23 март көнне Сургут шәһәренең яңа Җамигъ мәсҗиде бинасында Урал Федераль округының баш мөфтие Таһир хәзрәт Саматов мәүлид бәйрәме уздырды. Анда Ханты Мансийски, Югорски, Ульт-Ягун, Урай һәм шушы округның башка шәһәр- бистәләреннән дә кунаклар килде.
Мәүлид бәйрәмен татар, рус, гарәп телләрендәге чыгышы белән мөфти Таһир хәзрәт Саматов ачты.
Аллаһ йортына 700 кеше җыелган иде. Аларның :
Әй , Мостафа Мөхәммәд, Салләллаһу галәйһи йә, Мостафа Мөхәммәд”,- дип әйтелгән салаватлары белән тәкбирләр мәчет янәшәсендәге кварталларга ишетелеп торды.
Мәрасим тәмамлануга ил-көннәргә иминлек, гаиләләргә исәнлек, бәхет- сәгадәт, иман байлыклары теләп догалар кылынды.
Мәүлид бәйрәмен зурлап килгән һәркемгә, милли ризыклардан аш мәҗлесе бирелде.
Бу турыда Сургут шәһәреннән, Ульт- Ягун бистәсе имам -хатыйбы Равил Сафый хәбәр итте.