Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимовның китүе нәрсәне аңлата?


Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

“Конец недели” газетасына биргән әңгәмәсендә Рафаил Хәкимов үзенең тарих институтында калырга теләмәвен һәм яңа эш эзләвен әйткән. Берьяктан, ул оппозиция ягына китергә теләмәвен әйтә, икенче яктан, иркенләп күңелендәгесен чыгара алуына да ишарә итә.

Хәкимов ике дистә ел дәвамында Татарстанда булган сәяси вакыйгаларның, милли күтәрелеш гамәлләренең һәркайсында катнашкан, бик күп тарихи әһәмиятле проектларны уйлап чыгарган яки рәсмиләштергән сәясәтче, Миңтимер Шәймиевның һәм Татарстанның көзгесе буларак танылды. Аның президент киңәшчесе вазыйфасыннан китүе республикага һәм аннан читтәге даирәләргә, татар җәмәгатьчелегенә зур тәэсир ясады.

Президент Миңтимер Шәймиевның карарында Рафаил Хәкимовның китү сәбәбе болай дип күрсәтелгән: үз теләге белән. Рафаил Хәкимовта мондый теләк кайчан, ни өчен туган, ул якын арада нинди эшкә күчә, гомумән, бу гамәл нәрсәне аңлата дигән сораулар калка.

Чөнки Рафаил Хәкимовның эшләгән урыны да, холкы да кеше арасында кайнау, ниндидер фикерләр яңгырату, бәхәсләшү, җавап бирү белән бәйле иде. Президент кушуы буенчамы, әллә үз теләге беләнме Рафаил Хәкимов күпмедер дәрәҗәдә Миңтимер Шәймиевның сүзчесе вазыйфаларын да үтәргә омтылды. Журналистлар президентка биреләсе сорауларны аңа бирә иделәр. Шәймиевның карашын еш кына аның киңәшчесе Рафаил Хәкимов яңгыраткач, аның һәр фикере Татарстанның һәм аның президентының позициясе дип кабул ителә. Бер вакытта да президент үз киңәшчесенең фикерләрен инкарь иткән, төзәткән дигән мәгълүмат ишетелмәде. Президентка чыгышлар ясау өчен материаллар әзерләү дә Рафаил Хәкимов өстендә иде.

18 ел буе шушы вазыйфаны башкарганнан соң, Рафаил Хәкимов бу эштән аерылды. Татарстан президенты өчен дә бу гади һәм җиңел гамәл түгел дип уйларга кирәк. Күпме эшләр эшләнгән, күпме серләр әйтелгән, планнар корылган. Бигрәк тә Шәймиев һәм аның киңәшчесе Хәкимов исеменнән милли сәясәт нигезләре, федераль үзәккә мөнәсәбәт, тарих һәм рухи тормышка карашлар яңгыратылу кешеләрнең, аерым алганда журналистларының зиһененә уелып кергән. Хәзер инде хәл үзгәрде.

Президент Шәймиев Хәкимовка институт җитәкчесе булып калырсың, дигән. Казан кирмәненә эшкә урнашканчы атаклы шагыйрь Сибгат Хәкимнең улы буларак билгеле Рафаил Хәкимов университетның физика факультетын тәмамлаган. Аннары аспирантурада укып, фәлсәфә фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклаган, Казан мәдәният институтында кафедра җитәкләгән. Демократик күтәрелеш елларында милли хәрәкәтнең идеологиясен тудыручыларның берсе, партия өлкә комитетында идеология бүлеге мөдире урынбасары, аннары президент киңәшчесе. Ул берничә федераль партия, иҗтимагый хәрәкәт коруда, аларның низамнамәләрен язуда катнашкан. Татартстанның мөстәкыйллек декларациясе, Казанның меңъеллыгы, Кол Шәриф мәчете төзелеше, Мәскәү белән Шартнамәлэр идеясе дә аның катнашлыгында туган.

Рафаил Хәкимов бик күп сәяси мәкаләләр, китаплар авторы. Соңгы елларда чыккан “Смешная политика”, “Татар рухы”, “Метаморфозы духа” китаплары бигрәк тә киң яңгыраш тапты. Аның сәләтләре һәм җитәкчелектә тоткан урыны бик күп киртәләрне санламыйча узып китәргә ярдәм итте.

Институт җитәкчесе вазыйфаларын башкарса да, ул фәннәр докторы исеменә ирешмәде, тарих буенча диссертация язмады. Әмма Татарстанның һәм татар халкының тарихын яңача булдыруга хәлиткеч өлешне бу проектның җитәкчесе - институт директоры кертте.

Шимбә көнне “Конец недели” газетасына биргән әңгәмәсендә, Рафаил Хәкимов үзенең тарих институтында калырга теләмәвен һәм яңа эш эзләвен әйткән. Бу үзенчәлекле интервью Рафаил Хәкимовның оппозиция кочагына керүен күрсәтмәсә дә, иркенләп күңелендәгесен уртага ярып салу мөмкинлеген күрсәтә.

Февраль ахырында Рафаил Хәкимов Бауман урамындагы китап кибетендә үзен Мәскәүгә эшкә чакырганда баш тартуын әйткән иде:

“Мине Мәскәүгә күп чакырдылар. Совет чорында Мәскәү университетына чакырдылар, башка җиргә чакырдылар . Мин юк, дидем. Мин Татарстанда калам. Мин бүтәнчә үз тормышымны күрмим. Акчадан да тормый бит. Ач йөрмибез, әмма аңлагыз: инде совет чорында Мәскәү университетына чакыралар икән, бу зур дәрәҗә. Юк, дидем, бара алмыйм. Нигә? Мине берни тотмый иде, китә ала идем. Мине әти тотты. Әйтеп түгел, ә аның рухы. Мин шул рухтан китә алмадым. Шуңар мин монда да эш таба алам, анда күпме доллар түлиләр – хәтта белмим дә. Аны бит күбрәк эшләп була. Бер американ белән сөйләшеп утырган идек. Ул әйтә: син башка җирдә эшләсәң, күп акча алыр идең. Мин әйтәм: бәлкем, әллә монысы җитмиме? Базарга бардык, бер кисәк ит алып, учакта кыздырдык. Шул җитте! Калганы рух…”

Ә хәзер Мәскәү оешмалары Рафаил Хәкимовны яхшы эшкә чакыруы шикле диләр. Инде нәрсә көтәргә? Җәнҗал чыгармы, фаш итүләр, кемнедер гаепләүләр булырмы? Хәзер президентка кем киңәшләр бирер? Интрига менә шунда.

Бер яктан караганда, дәүләт аппаратында эшләүче бер чиновникның 61 яшен тутырып, лаеклы ялга китүе гадәти вакыйга. Зур стажлы дәүләт хезмәткәрләре алган пенсиянең күләме, бу чиновникның галим булуы аның киләчәген тыныч һәм якты итеп күрсәтә. Ләкин бу очракта сәясәт бар. Рафаил Хәкимовның китүендә сәяси сәбәпләр, аның президентка милли идеяне ни рәвештә җиткерүе һәркемнең башына килә.

Татарстанның сәясәте моңа карап үзгәрерме дигән сорауга, мөгаен, беркем дә җавап бирмәс. Чөнки Миңтмер Шәймиев Татарстан сәясәтендә Русиядәге теләсә нинди җитәкчегә үзе киңәшләр бирә. Сәясәттән гайре дәүләт аппарытындагы келәм асты гамәлләре дә бар.

Рафаил Хәкимов президент киңәшчесе сыйфатында үзенең вәкаләтләрен тулысынча, хәтта кайвакытта арттырып кулланды. Тарих институтының дәрәҗәсен күтәрү, эшчәнлеген киңәйтү, нәкъ менә шул президентка якынлык аркасында башкарылды. Бәлки дәүләт чиновникларының күпмедер өлеше Рафаил Хәкимовның фикерләре, гамәлләре белән канәгать булмагандыр.

Хәзер инде кем хак, кем ялгыш фикердә булганын әйтүе мөмкин түгел. Кайбер даирәләрдә Рафаил Хәкимовның вазыйфасыннан китүе күптән көтелгән эш, объектив һәм субъектив сәбәпләр буенча бу мәсьәлә әллә кайчан өлгергән иде инде дип санала.

Бу көннәрдә Рафаил Хәкимовның китү сәбәпәре, аның эшчәнлегенең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышулар, каршылыклы хәбәрләр матбугатта күп очрар. Бигрәк тә тарих институтының язмышы, анда әзерләнә башлаган 7 томлык тарих китаплары, китап чыгаруга акча табу мәсьәләсе кискен тора диләр. Рафаил Хәкимов директорлыктан китсә, анда кем җитәкче булыр?

Рафаил Хәкимов җитәкләгән федерализм институты элеккечә чит ил грантларын алып яши алырмы? Һәм Татарстан җитәкчелегенә милләт һәм сәясәт буенча нинди проектлар тәкъдим ителер? Президент киңәшчесе алышыну республикадагы һәм татар мохитендәге сәяси тынлыкны бозды дияргә була. Яңалык яратучы сәясәт белгечләре бу вакыйганы яз көне һәркем көтә торган кызыклы үзгәрешләр белән бәйли. Бүгенге көннең төп каһарманы Рафаил Хәкимов өчен бу хәл әллә ни кызыклы һәм күңелле түгел. Хәер, борынгылар әйткәнчә, бар нәрсә дә үтә, бусы да үтәр.
XS
SM
MD
LG