Төркиянең конституция мәхкамәсе хакимияттәге Гаделлек һәм Тәррәкыять партиясен, кыскача АК партияне тыю турындагы мөрәҗәгатне тыңларга ризалашты.
Баш прокурор АК партияне конституциядәге дөньяви дәүләтчелек принцибыннан тайпылып дини дәүләтчелеккә омтылуда гаепләде һәм мәхкамәдән аны тыюны сорады.
АК партия күптән түгел университетларда яулык бәйләүне тыючы карарны гамәлдән чыгаруы белән көндәшләренең ачуын чыгарды.
Мәхкамәгә мөрәҗәгаттә АК партиядәге 71 әгъзага, шул исәптән премьер-министр Рәҗәп Таййип Эрдоанга һәм президент Абдулла Гүлгә алдагы 5 елда сәясәт белән шөгылләнүне тыю да сорала.
АК партия Ислам дәүләтчелегенә омтылуын кире кага һәм бу гаепләү демократиягә орым ди. Исламчы тамырлары булган бу фирка былтыргы парламент сайлауда җиңеп чыкты.
Конституция мәхкамәсе бу эшне айларча карарга мөмкин. Бу мәхкамә эше ил халкын икегә бүлеп сәяси тотрыксызлык куркынычын арттырды.