Accessibility links

"Горпечать" рәсми татар газеталарын сатмый башлады


Бу киоскта "Ватыным Татарстан", "Шәһри Казан" газеталары, бүгеннән башлап, сатылмый
Бу киоскта "Ватыным Татарстан", "Шәһри Казан" газеталары, бүгеннән башлап, сатылмый

Нигездә дәүләт акчасына чыгучы дәүләт газеталары Казандагы матбугат сату базарыннан бөтенләй кысрыклап чыгарыла

1нче апрельдән, матбугатны таратучы “Горпечать” киосклар челтәре кайбер республика газеталары белән хезмәттәшлекне туктатты. Бүген "Горпечать" киоскларына “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” һәм башка басмаларны сатып алырга килгән укучылар, яраткан басмаларын таба алмады.
Казанның Ирек майданындагы “Горпечать” киоскы автобус тукталышында тора. "Халык күп йөри, газеталар тиз сатыла,"- ди киоскер ханым. "Бүген булган татар газеталарын, мәсәлән, “Татарстан яшьләрен” күз ачып йомганчы алып бетерделәр", диде ул. Белешә торгач, бу басманы киоскка өч данәдә генә китергәннәр булып чыкты.
“Горпечать” оешмасының республикада чыга торган 10лап рәсми газета белән хезмәттәшлекне тутктау мөмкинлеге хакында сөйләгән идек инде. Бүгеннән, газеталар сатудан алынды дип сөйләргә була. Бу хакта кисәтү хатларын гына тараткан вакытта, бер атна элек, “Горпечать” оешмасыннан аңлатмалар сораган идек.

“Горпечать” оешмасының башкарма директоры Гөлнара Дамир кызы Артамонова, Татарстанда чыга торган барлык матбугаттан 10 басма белән хезмәттәшлекне туктату хәбәрен раслаган иде. Ул аларны сатудан алу сәбәпләрен болай аңлатты:

"Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Сәхнә" журналы, "Казанские ведомости", “Салават күпере”, “Все для Вас” һәм башкалар – сатылмый. Файда китерүнең чиге бар. Без коммерцияле оешма булгач, хезмәткәрләргә эш хакын үзебез түләргә тиеш. Бу басмаларның тиражларының 70% кире кайтарыла. Бу безнең өчен һич кенә дә отышлы түгел. Матбугатны аерып алу һәм киоскларга тарату өчен тотылган чыгымнарыбыз, кергән табышка караганда, күбкә артыграк.”
“Казанские ведомости” газетасы хезмәткәрләре сатудан алынуына канәгатьсезлеген белдереп, зур мәкалә бастырды. “Ватаным Татарстан” газетасы да бу хакта хәбәр бастырып чыгарды, элегрәк ул, бу газетаның баш мөхәррире моны киосклардан алырга кунеккән укучыларның хокукларын кысу, дип бәяләгән иде. “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире дә, мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдереп, сатудан аласы урынына, газеталарны “Горпечать” белән бергәләп рекламаларга чакырды.
“Горпечать” оешмасының башкарма директорының әйтүенә караганда, челтәр баш тарткан бар исемлектән – татар газета-журналлары 10-15% тәшкил итә. “Горпечать” киоскларында яхшы сатыла торган татар матбугаты да байтак, ди Гөлнара Артамонова.

“Ватаным Татарстан” газетасын Казанда хәзер, “Идел-Пресс” нәшриятенең кибетендә, Казан базарларында матбугат сатучы берничә эшмәкәрдән генә алып була. Республиканың башка шәһәрләрендә, бу рәсми газета ваклап сатуда инде күптәннән юк, диде "Ватаным Татарстан" вәкилләре.
Сатудан төшеп калган кайбер башка газеталарны почта бүлекләрендә, урамдагы матбугат киштәләрендә табырга мөмкин әле.

Республикада чыгучы шушы 10лап басма ваклап сатудан алынса да, алдан язылып куелган әбүнәчеләрнең өйләренә элеккечә килеп тора.
XS
SM
MD
LG