Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Көлке көнендә нәрсәдән көлә аласыз?


- Үз үземнән көләм. Кырыкка җиткәнмен, акыл кермәгән. Үземнең хезмәт хакларымнан, керемнәрдән көләм.
- Бүген кемнең көләсе, ә кемнең җылыйсы килә. Тормыш авыр. Бәяләр үсә, пенсияләр кечкенә.
- Көлке көнендә Казан юлларыннан көләсем килә, бик яхшы, машинаны ватып бетереп була бу юлларда.
- Бүген 1апрель көне икәнен мин оныткан идем дә әле. Башлар каткан уку белән, эш белән, көлергә вакыт юк.
- Минем көләсем килә кешеләрнең эш- бизнес артыннан йөреп, кояшка да, матур табигатькә дә игътибар итмәүләреннән.
- Кызык булган әйберләрдән көләсе килә. Телевидениедән алып барган “Көлкеханәдән” көләбез, анекдотлардан .
- Без шатланып көләбез, безнең республика хезмәт хакы буенча Русиядә арттан икенче урында. Шуңардан көләсе килә.
- Иң мөһиме, без иген алуда беренче урында, терлекчелектә икенче урында. Без очкычлар төзибез, “Оргсинтез” бездә. Ни өчен соң бездә хезмәт хакы 89-нчы урында? Менә шуннан көләбез.
- ЖКУда җыелышларны читтән торып кына үткәрәләр. Протокол төзиләр дә, әбиләрдән кул куйдыралар.
- Җылылык бирүдә тарифларның 4 тапкыр югары булуыннан көлергә була. Чөнки 1кв.метр өчен без 2 сум түләргә тиеш, чынлыкта без 15 сум түлибез.
- Без малайларның акылсыз булуыннан көләбез. Алар башта дискотекага чакыра, аннан таныша. Ә башта танышырга, аннан кунакка чакырырга кирәк.
- Безнең укытучыбыз бүген бездән көлде инде; иртән сәгать сигездән безне утыртып, ике контроль эш эшләтте. Аннан соң, шул ук укытучының 2 пар лекциясен тыңладык.
- Минем бүген бер дә көләсем килми, чөнки студент буларак, минем әллә күпме койрыкларым бар икәнен бүген генә белдем. Мин бик ялкау шул, әмма мин бу холкымнан арынырга телим.
- Үз-үзеңнән көлә белүдән дә яхшы нәрсә юктыр, бер-беребезнең җитешмәгән якларыбыздан бергәләшеп көлик әле.
XS
SM
MD
LG