Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш сыер асраганчы бер фил асра (видео)


Юк, бу 1 апрель шаяртуы түгел. Бу табигатьтәге кече кардәшләребезнең без адәм затларын еш кына шаккаттыруы, көтелмәгән сәләтләр күрсәтүе турында чын хәбәр.


Маймыллар яки филләр ясаган рәсемнәр инде күптәннән яхшы гына бәягә сатылып килә. Интернеттагы кайбер сәхифәләр аша, мәсәлән, маймыллар ясаган рәсемнәрне 150-200 долларга сатып алып була.

Филләр ясаган кайбер рәсемнәрне хәтта 2000 долларга сатып алучылар да бар.



10 ел элек Кушма Штатларның Феникс зоопаркында авырып үлгән Руби исемле фил ясаган рәсемнәр ул чакта ук зоопаркка ярты миллион доллар акча китергән иде.

Рубины рәсем ясарга берәү дә өйрәтмәгән. Бары тик аның хортумына таяк тотып комда ниндидер рәсемнәр ясавын күреп алганнар һәм таяк урынына пумала тоттырып ак кәгазь биргәннәр.

Фил ясаган рәсем
Филләр пумала йәки каләмне бик җиңел тота. Аларның көчле хортумнары очында бик сизгер һәм шул ук вакытта бик көчле 3 бармак бар. Фил хортумы хәрәкәтләрендә 50 меңнән артык мускул катнаша.

Заманында Советлар Берлегеннән Кушма Штатларга барып урнашкан 2 диссидент рәссам Виталий Комар һәм Алик Меламид белән бергә иҗат итүче Ренэ исемле фил рәссамнар әзерләп куйган буяулардан төсләрне пумаласы белән сайлап ала. Кайчак ул буяуларны пумала белән болгатып үзе кирәкле төс ясый.

Тайландта филләр урман кисү-ташу эшләрендә киң кулланыла. Затлы агачлар кисеп сату белән шөгылләнгән 3 авылның филләре дә, ул филләрнең хуҗалары да берничә ел элек эшсез һәм ач калды - хөкүмәт затлы агачларны кисүне тыйды. Шуннан соң мөһәҗир рәссамнар Комар белән Меламид эшсез калган ул авылда филләр өчен сәнгать мәктәпләре ачуны тәкъдим итте.
Фил ясаган рәсем


Күп тә үтмәде, 3 сәнгать академиясе ачылып, элек бүрәнәләр ташыган, хәзер инде сәнгать йолдызларына әверелгән филләрнең әсәрләре туристларга сатыла башлады.

Баңкокта шул филләрнең әсәрләре сатылган беренче аукцион һәм филләр өчен беренче хәйрия чарасында ук 50 мең доллар акча җыелды. Ә 50 мең доллар ул 3 авылның халкына да, филләренә дә 2 ел буе әйбәт кенә яшәргә, яңа шедеврлар иҗат итү өчен буяу һәм кәгазь алырга да җитә.
XS
SM
MD
LG