Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Илаһилар”салаватын бу шимбәдә Казан да тыңлаячак


“Ихлас” мәчетенең “Илаһилар” төркеме Казанга Мәүлид укырга, Татарстанның Диния нәзарәте мөфтие Госман хәзрәт чакыруы белән килә.

Барлык мөселманнарга да мәгълүм булганча, пәйгамбәр- Мөхәммәд- Мостафа- Сәлаллаһу Галәйһи-вәссәламнең туган ае- Мәүлид ае бара. Шул уңайдан Уфадан “Ихлас” мәчетеннән Казанга Мәүлид укырга бер төркем килә. Бу төркем “Илаһилар” дип атала. Аларны Татарстанның Диния нәзарәте мөфтие Госман хәзрәт чакырган.
Төркемне оештыручы "Ихлас" мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәд Галләмов.Төркемнең сәнгать җитәкчесе хормейстер- композитор Афарин Акчурин. Аларның чыгышы 5апрель көнне кич белән Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә булачак.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева бу төркемнең Казанга килүенең максаты турында менә нәрсә диде:
“Рәсәйдә, гомүмән, мөселманнар арасында мондый төркем юк. Бу уникаль төркем. Мәүлид Шәрифкә багышлап, алар зур уңышлар белән бик күп шәһәрләрдә йөрделәр. Бик дулкынланып Казанга киләләр. Аларның максаты: Казан халкы алдында Мәүлид Шәрифне зурлау, аны Казан халкына ишеттерү.Борынгыда мәхәлләдә ир-атлар кыям торып Мәүлид укый торган булганнар. Мондый күркәм хәлне борынгыдан кайтарып, алар Мәүлид Шәрифне бу кичәнең беренче бүлегендә укыячаклар. Олуг пәйгамбәр хакында бөек Ислам галиме Сөләймән Чәләбинең махсус әзерләнгән китабы буенча әзерләнгән касидәләр башкарылачак.Мин аларны тыңлаганым бар. Кеше күңелләрен сафландыра торган аларның башкарулары, искиткеч! Бу “Ихлас” мәчете һәм “Илаһилар” төркеме мөселманнарны берләштерүдә, кешеләрне исламга тартуда бик зур эш башкара”, -диде Зөһрә Сәхәбиева.
Кичәнең икенче бүлегендә “Илаһилар” төркеме Татарстанның халык артисты, бөек җырчы “Хәйдәр Бигичевка багышлап язылган “Реквием”не Казанда беренче тапкыр башкара. Аны Афарин Акчурин язган. Шулай ук мөнәҗәтләр кобаирлар, бәитләр татар -башкорт көйләре башкарыла.
“Аллаһыдан савап көткәннәргә, сәхнәдә, һәм сәхнәдәгеләргә һәм килүчеләргә сафлык, илаһи, рухи бөеклек булачак”,-диде Зөһрә Сәхәбиева.

Әлеге кичәгә керү бушка булачак.
XS
SM
MD
LG