Accessibility links

Кайнар хәбәр

Старовойтованы үтерү эшен ябалар


ФСБ күренекле депутат, хокук яклаучы һәм милли проблемалар белгече Галина Старовойтованы үтерүне тикшерү эшен туктаткан.


Бу хәл Русиядә демократияне бетерүнең бер адымы дип кабул ителде. Чөнки Старовойтова һәрдаим Русиядә демократия булдыру өчен керәшеп килде. Ул 1990нчы еллар башында Татарстанда мөстәкыйльллек өчен көрәш барганда да татар оешмаларына киңәшләре белән зур ярдәм иткән. Бу хакта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов әйтте.

“Ул минем белән аерым да очрашып сөйләште, шуннан соң безне җыеп хакимияттәге җитәкчеләрнең карашларын җиткерде һәм барысын да аңлатты. Ә менә аны үтерүне тикшерү эшен туктату безнең хәзерге вакытта демократиягә нык басым баруын күрсәтә. Чөнки чын демократларны хәзер Русиядә яратмыйлар һәм бу Путин килгәч аеруча да сизелә”, диде ул.

Галина Старовойтова Русия сәяси элитасында татарларга хөрмәт белән караган бердәнбер кеше иде дияргә була - тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шулай ди:

“Мин этнография институтында аспирант булып йөргәндә Старовойтова анда эшләде һәм ул бик яхшы галим буларак билгеле иде. Ул Питербур татарларын өйрәнүгә зур өлеш кертте һәм аның диссертациясе дә нәкъ шул темага иде. Старовойтова аннан соң шул тема буенча әле китап та чыгарды.

Карашлары ягыннан ул чын демократлардан иде. Гомумән, Русиядә демократия хәрәкәтендә катнашып, аны үстерергә теләүчеләрнең берсе булды Галина Старовойтова. Шуңа аны физик яктан юкка чыгару ул Русиядә демократиянең кимүе белән бәйле. Һәм минемчә, бу караңгы бер вакыйга. Ул эшне тикшерүне туктатканнар икән, димәк бу Русиядә алга таба кара көннәр киләчәк дигән сүз. Ягъни бу Русия җәмгыятен яхшылыкка алып бармый”, диде доктор Исхаков.

Инде шактый вакыт узса да, Старовойтованы үтерергә кушкан кеше иректә йөри. Заманында Старовойтованың ярдәмчесе булып эшләгән, хокук яклаучы Руслан Линьков, чын мәгънәсендә бу эш нигезендә тикшерү эше алып та барылмады дигән фикердә тора.

Бары тик бу җинаятьне кылган һәм аны оештырган кешеләр генә хөкем ителде. Ә алар артында кем торганы бүген дә билгесез.

Старовойтованы үтерү нигезендәге эшне туктатуны Федераль иминлек хезмәте тикшерү өчен бирелгән вакытның узуы белән аңлаткан. Хокук яклаучылар моңа зур канәгатьсезлек белдерә. Алар, элекке президент Борис Ельциннең киңәшчесе дә булып торган Галина Старовойтованы үтерү Русиядә шомлы бер мәгънәгә ия булды, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG