Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли музейның "Музыка кораллары” җыелма басмасы булдырылды


5 апрель көнне Татарстан Милли музееның туган көне.

1895 елның бу көнендә музей үзенең ишекләрен ачып, беренче кунакларын каршы алган. Музей көне кысаларында “Ачык ишекләр көне” уздырыла. Ягъни һәрбер теләгән кеше монда бушка йөри һәм уникаль экспонатлар белән хозурлана алачак. Милли музейның туган көнендә “Музыка уен кораллары” каталогын һәм аңа кушымта буларак чыгарылган дискын тәкъдим итү булачак.

Идел буе һәм Татарстан тарихында беренче тапкыр Милли музей тупланмалары нигезендә “Музыка уен кораллары” катологы булдырылды. Басма битләрендә Милли музейның 110 еллык тарихында тупланган музыка уен коралларының җыелмасы тасвирланган.

Әлеге басманы булдыруның төп максаты – төрле сәбәпләр каркасында көнкүрештә кулланылмый торган музыка уен коралларын фәнни әйләнешкә кертү һәм борынгы сәнгать төре буларак, музыка мәдәниятенә җәлеп итү тора. Бик бай эчтәлекле әлеге басма этнография һәм музыка белгечләре өчен генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындырырлык итеп эшләнгән, ди Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова.

“2006 елда безнең музей В.Потанин хәйрия фондының “Үзгәрүдән дөньяда, үзгәрүчән музей” грантлы бәйгесендә җиңү яулады. Проектның авторы – Казан консерваториясе профессоры Валерий Яковлев. Әйтергә кирәк, музыка уен кораллары буенча катологлар Русиядә икәү генә иде, менә хәзер безнеке өченче инде”, дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлчәчәк Нәҗипова.

Әлеге басмага кушымта буларак аудиотәлинкә дә әзерләнгән. Анда Идел буе халыкларының музыкаль әсәрләре милли уен коралларында танылган музыка осталары башкаруында көйләр яңгырый. Музей җитәкчече белдерүенчә, шимбә көнне узачак тәкъдим итү тантанасы үзенчәлекле узачак:

“Тәкъдим итү вакытында без беренче тапкыр музыкаль экскурсия уздырачакбыз. Музейда уен коралларына багышланган күргәзмәдә уен коралларының тавышын ишетеп булачак. Кайбер уен кораллары хәзер бит кулланылмый һәм без шуны күрсәтергә булдык”.

Әйтергә кирәк, әлеге аудиотәлинкә “Музыка уен кораллары” каталогы белән бергә генә сатылачак.
XS
SM
MD
LG