Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада 450 “ISUZU” машинасы чыккан инде


Беренче машина җыелып бетү тантанасы өчен Япониядән “ISUZU” президентын көткәннәр.

“Алабуга” махсус икътисад төбәгендәге “Северстальавто- ISUZU” ширкәтендә “ISUZU NQR75” йөк машиналары февраль ае ахырында ук чыга башлаган. Ә беренче машина җыелып бетүнең рәсми тантанасы 6 апрель көнне генә үтте. Әлеге ширкәтнең мәтбугат үзәге вәкиле Евгения Щелочкова әйтүенчә, тантанага “ISUZU” президенты Сусуми Хасоеның Япониядән килүен көткәннәр. Шуңа күрә тантана соңарган.
“Бүгенге көнгә без 450 машина чыгардык инде. Ә беренче машиналарны Казандагы “Логика” ширкәте сатып алды”,-диде Щелочкова.
Алабуга чыгарган 5,5 тонна авырлыктагы йөк машинасы бүгенге көндә 925 мең сум тора. Махсус икътисад төбәгендәге машина җитештерүдә әлегә 100-гә якын кеше эшли. Алар барсы да татарстанлылар. Япониядән килгән хезмәттәшләре машина чыгара башлауны җайга салганчы Алабугада булачак. “Северстальавто- Исузу” тулы куәтенә эшли башлагач елга 25 мең машина чыгарачак.
Бүген дә бу ширкәт эшче кулларга мохтаҗ. “Эшчеләрне сайлап алабыз, әмма алар арасында бәйге юк”,-диде Евгения Щелочкова. Аның тел төбеннән аңлашылганча, монда эшкә килергә алай ук ашкынып тормыйлар. Щелочкова машина җыючыларның күпме хезмәт хакы алуларын да “коммерция сере” дип әйтмәде.
Якшәмбе узган тантанага килгән Исузу президенты Алабугадагы машина җитештерә башлаудан канәгать калуын белдереп, җитештерүне киңәйтү кирәклегенә басым ясаган. Бу чарада катнашкан Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов киләчәктә республикада җитештерелгән йөк машиналарына “КАМАЗ” һәм “ISUZU”га өстенлек биреләчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG