Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәш"тә "Илаһилар"ны тыңладылар


Шимбә көнне Сәйдәш мәдәни үзәгендә Уфаның “Илаһилар” төркеме тарфыннан Мәүлид бәйрәменә салават әйтүне тыңларга, Казан мөселманнары залны шыгрым тутырып килгән иде.Алар арасында имам-хатиблар, галимнәр, мөгаллимнәр, шәкертләр, балалар да бар иде. Аларның тәэсирләре менә болай булды.
Мөселман календаре авторы Фәния Хуҗәхмәтова:
"Бу Мәүлид бәйрәме безнең туганлашу, дуслык бәйрәме. Без бу бәйрәмгә Уфага барып йөри идек, без аларның Казанга килүен бик тели идек.Бүген менә бу тормышка ашты, ешрак булсын иде."
Режиссер Ренард Хантимеров:
"Менә шундый очрашулар йөрәкне нурландыралар, гаҗәп канатлы илһамлы бу иҗади кичә".
Мәдрәсә шәкерте :

"
Мөхәммәд Галләмовка Аллаһы тәгалә алдагы көннәрдә дә илаһи нурлар биреп, халыкны дәртләндереп яшәргә насип итсен".
Мөгаллим фикере:
“Күмәк хор белән Мәүлид салаватны башкару безнең өчен яңа нәрсә. Башкортстанда яшәгән мөселманнардан безгә үрнәк аласы бар әле. Аларга бик зур рәхмәт”.
Болгар мәчетеннән мөгаллимә Нурия:
"Бу бәйрәмгә мөнәсәбәтләребез бик уңай. Мөселман халкының монда килеп үзләренә рухи байлык җыеп китүләре бик мөһим”.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Валиулла Якупов:
“Бу бик зур бүләк, күңелдән бик зур разый хисләре кичердек . Мөхөммәд Галләмгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез”, -диде ул.
Болгар мәчете имам-хатибы Илдус Фәиз:
“Көчле тәэсир калдыра. Шушы Мәүлидне халыкның 700еллап барган үзенең сеңеп калган гореф- гадәтен, Пәйгамбәребезне олылауны кире кайтару ниятеннән бу кичәне оештырган Мөхәммәд Галләм мондый үзенчәлекле кичәгә чакырып, дин турында тыңлатып, сусаган халыкны бер генә мизгелгә булса да, ходай белән тоташтырып, алардан зекер әйттереп, аннан соң дәвамын булдырырга мөмкинчелек тудырды”.
Камил, 7 яшьлек:
“Мин дога тыңларга, Аллаһы тәгалә сүзен тыңларга килдем”.
Камилнең әтисе:
“Балаларны яшьтән дин белән тәрбияләсәң , яхшырак була”.
"Сөембикә" журналы баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова:
“Мин залның тулы булуына шулхәтле бәхетле, хәтта ки, “Илаһилар” төркеменнән дә бәхетлерәктер”.
Галим Әнвәр Хуҗиәхмәтов:
“Без ТДГПУ галимнәре студентлар белән бергәләп килдек. Ислам дине кануннарын матур итеп пропагандалау безнең халык иҗаты, этнопедагогика, халык фольклоры аша бәйләп алып барыла. Монсы аеруча куанычлы.”
Галим Рамил Исламов
“Мин галим буларак, бу кичәне югары бәялим, зал шыгрым тулган. Бар халык үз ихтыяры белән килгән.”
Уфадан "Илаһилар" төркеме белән килгән шагыйрә Дилә Булгакова балалар өчен үзенең шигырьләрен укыды. Һәм илаһи эчтәлекле шигырьләре, җырлары, тәрбияви әһәмиятле мөнәҗәтләре, фәһемле канатлы сүзләре тупланган “Аллага шөкер” дип исемләнгән берничә китабын бүләк итте:
“Бик зур рәхмәтлемен үземнең каләмдәш дусларыма, җырчы Зөһрә Сәхәбиевага, Сәйдәш мәдәният сарае җитәкчеләренә, дин әһелләрен һәм безнең намазга баскан абыстайларыбызны җыюга бик рәхмәтлемен”,-диде Дилә Булгакова.
“Илаһилар” төркемен оештырган Уфадагы “Ихлас” Мәчете имам-хатибы Мөхәммәд Галләмов:
“Сөекле Пәйгамбәребезгә бер мәдхия кылу. Аның шөһрәтен килер буынннарыбызга танытуны ният иттек. Бу безнең бурычыбыз. Бигрәк тә бу гасырның башында төрле кара көчләр сөекле Пәйгамбәребезгә тел озайтып, аңа карикатуралар ясап, төрле начарлыкларны мәйданга чыгарырга тырыштылар. Алар безнең динебезне белмәүдән файдаланалар. Без моның өчен бер хикмәт белән, бер акыллысүз белән бер ишарәт белән аларга җавап бирергә тиеш. Яшьләребезне, милләтне исламның әхлакый кыймммәтләрен кадериятләрен аңлату төшендерү, безнең дә мөкатдәс вазыйфадыр”,-диде ул.
Кичәнең икенче бүлегендә җырлар, мөнәҗәтләрдән аеруча, “Илаһилар” төркеме композитор Афарин Акчурин иҗат иткән
күренкле җырчы “Хәйдәр Бигичевка багышланган Реквием”не башкардылар.

XS
SM
MD
LG