Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби комиссариатта мәчет


Сулда Рузаевка шәһәренең имамы Ринат Резепов
Сулда Рузаевка шәһәренең имамы Ринат Резепов

Рузаевка сборный пунктында мөселманнар өчен мәчет ачылды. Мәчетне булдыручы дә, гыйбадәтне алып баручы да – шәһәрнең имамы Ринат Резепов.

Мордовиянең Рузаевка шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр. Моннан аларны Русиянең төрле төбәкләрендә урнашкан хәрби частьларга озаталар.
Узган елның 15 августында монда электә кайчан да булмаган бер вакыйга булды – Ринат үзе имам гына түгел, ул Мордовиянең күренекле эшмәкәре дә. Ринатка 38 яшь, ул Пешлә авылында туган, өч баласы бар. Ринат Резепов хәрби комиссарият территориясендә ничек мәчет эшләгәне турында сөйли:
“Безгә килде яңа военный комиссар Белоусов. Ул инде безнемән якыннашты да, сүләшеп әйтте дә што, вот урысларга, ди, часовня, чирку шикелле төзиләр, бар безнеке урыныбыз, кая без мөселманнарга можем бирегә инде шал урынны, сез үзегез анда ремонтлар-ниләр эшләсәгез. Әльхамдулильля, без үзебезнең малыбызга, үзебезнең акчаларыбызга ул мәчетне ясадык, ремонтладык. Ул өч бүлмәдән, кечкенә бүлмәләр түгел, яхшы бүлмәләр. Бер бүлмәсендә тәарәтханә ясадык, бер бүлмәсендә намаз укый торган, зур шандый инде мәчет шикелле ясадык. И өченче бүлмәдә анда өстәлләр стулларман куйган. Анда инде кемнәр армиягә китүчеләр яшь малайларыбызман, мөселманнарман, әльхамдулильля, вәазьләр укып, ничек туры юлга бастырып, ничек армиядә мөселман кешесе үзен тиеш алып барырга, ничек, нинди тәртипле булырга, күргәзергә што ул мөселман. Шаныман инде аларман вәазьләр укып армиягә озатабыз. Без үзебезнен адресларыбызны бирәбез, соралабыз, качан алар җиткәч, хат язсыннар безгә. Нинди булса анда мөселман диеп көлсәләр өсләреннән, без инде аларны, әльхамдулильля, контрольга алып ярдәм итәрбез шул ниләрмән”.
Әлбәттә, призывниклар Мордовия хәрби комиссариатының сборный пунктында ел буе булмый, алар монда көзен һәм язын, призыв барган вакытта туплана. Ә кышын һәм җәен мәчет буш торамы? Һаман Ринат Резепов сөйли:
“Кем вот военный комиссариатка килә, күрә анда безнеке анда бер зур вывеска «Духовное управление мусульман Республики Мордовия» диеп, «Мәчет» язылган. Шул кеше намаз укучы булса, ул, анарга ачкычны бирәләр, безнеке шандый аларман сүләшкән, ачкычны бирәләр, ача, намазын укый, тәарәтен анда нитә, китаплар укый, анда, әльхамдулильля, безнеке Корьәннәр дә бар, үзгә литература да бар, татар теле китаплары да бар. Шуны укыйлар да, аннан бикли дә китә инде”.

-Ринат, ә анда, хәрби комиссариат территориясендә, призывной пункт территориясендә, безнең татар, мөселман призывниклары шул мәчетләргә кергәндә үзгә, башка диннәрдәге яисә бөтенләй диндә булмаган яшь призывниклар, андыйлар күп, үзегез беләсез, алар мыскылламыймы, көлмиме безнең кешеләрдән?
-Юк, мыскыллау юк. Үзебез беләбез, што комиссариятка эләккәч инде, аскәр киемен кигәч, кеше үзгәрә барыбер, мыскыллары-ниләре кала төшә, кеше инде дулкынланырга тотына. Кем динне кеше аныкы дине инде бигрәк тә ачыла төшә, кем динсез, ул дингә тартыла төшә. Шуныман мыскыллау юк.
-Ринат, син үзең яшь чагыңда армиядә һава-десант войскаларында хезмәт иткән кеше. Үзең ничек вот армиядә дин белән?
-Ул вакытта диннән ераграк мин идем. Минен бабам имам булып торды авылда, динне инде шалай өстән генә белә идем, ә тирәнгә кермәгән идем. Үзем дингә тирәнгә кердем мин вот безнен мөфти Рәшит-хазрәт килгәч, аныман танышкач, ул инде сүләп-нитеп тугзан тугзынчы елны, ике меңенче елны керештем тирәнрәк дингә. Болай безнен арада армиядә мөселманнар бар иде, Дагестаннан бар иде, Чечнядан бар иде. Аларман катнаша идек инде, намазлар укымый идек, но катнашырга катнаша идек. Намаза укырга вит үзегез беләсез, анда проблема юк. Офицерга килеп атьсаң, анда намаз укырга диеп, анда Ленинский комнатага кердең дә, намазлыгыңны җәйдең дә, укыдың биш минутта. Кем дә сүз дә атьми. Безнен вакытта да, совет вакытында да, шандый проблемалар юк иде, кем дэ мыскылламый иде.
XS
SM
MD
LG