Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трегубова: "Мин Путин Русиясенә кайта алмыйм"


Кайчандыр "Коммерсант"та эшләп, президентлар арасында гына йөргән һәм шул эше хакында китап язган Елена Трегубова бүген адресын яшереп яшәргә мәҗбүр.


Путин чорында аның тормышы тәмам үзгәреп, ул ахыргы чиктә Британиядә сәяси сыену сорарга мәҗбүр булды. Узган атнада Трегубованың шушы үтенече кабул ителде һәм Азатлык радиосы аның белән сөйләшеп, бүгенге Русия турындагы фикерләре белән кызыксынды.

Заманында Русиянең югары җитәкчеләре белән затлы сәфәрләрдә генә йөргән Трегубова хәзерге яшәү урынын яшереп тота. Адресын ул хәтта илдә калган гаиләсенә әйтә алмый - сәяси сыену алган затның яшәү шартлары шактый кырыс.

Трегубовага Британиядә сәяси сыену, Мәскәү белән Лондон арасындагы мөнәсәбәтләрнең бик тә киеренке чорына туры килде. Кайберәүләр, мондый хәлнең "салкын сугыш"тан соң булганы юк иде дип исәпли. Русия Александр Литвиненконы үтерүдә шикләнелгән Луговойны британнарга тапшырудан баш тартты. Мәскәү үзе рәсми Лондонны Борис Березовский, Әхмәт Закаев кебек кешеләргә сыену бирүдә гаепли.

Ике як та бер-берсенең дипломатларын куып чыгаргалады. Моңардан тыш Мәскәү Русиядә британ мәдәни үзәге буларак эшләгән British Council оешмасын үз эшен туктатуга мәҗбүр итте, ә ФСБ Мәскәүдә британнарның төп нефть ширкәте British Petroleum идарәсен тентеп чыкты.

Елена Трегубовага Британиядә сәяси сыену менә шундый шартларда бирелде һәм ул үзе хәзер Русиягә тиз генә кире әйләнеп кайта алмаячагына ышана.

"(Русиядәге) хакимияттә яшерен хезмәт башлыгы буларак Путин корган хәзерге режим булганда мин Русиягә әйләнеп кайта алмыячакмын, миңа ишекләр ябык, чөнки бу минем өчен үлем куркынычын тудырачак", ди Елена Трегубова.

Аның Русиядә проблемалары "Кремль астын казучы кыйссалары" дигән китабы чыкканнан соң башланды. Мәгълүм ки, Трегубова берничә ел дәвамында журналистларның Русия президенты эшен яктыртып килгән махсус төркеме әгъзасы булды. Һәм китабында ул рәсми вакыйгалардан бигрәк Кремл эчендәге серләр, пәрдә артында барган эшләр турында язган иде.

Анда, мәсәлән, ул чакта ФСБ башлыгы булып эшләгән Владимир Путиннең журналистны үзен генә бер суши ресторанына ашка чакыруы, һәм Трегубованың аннан сәер хисләр белән китүе әйтелә. "Мин ахырга кадәр шуны һич аңлый алмадым - әллә ул мине үзенә "төшерергә" тырышты, әллә инде яшерен эшкә алырга маташты...", дип язган иде үз китабында Елена Трегубова.

Хәзеге вакытта ул яңа китабын язып ята. Бу юлы инде үзенең Русиядәге тәҗрибәсе, илдә барган тәрәккыять хакында уйланулары турында. Һәм Русиядәге хәлләр уңаеннан ул ачынып болай ди:

"Минемчә, моны әйтү бик күңелсез булса да, Русиядәге реформалар, либералләштерү омтылышы - болар барысы да инде тәмам. Без шушы бөек тарихи мөмкинлекне ычкындырдык. Русия янә исемнәрен генә үзгәрткән элекке КГБ агентларының колониясе булуга әйләнеп кайтты. Ягулыкка бай шушы колония бары тик азсанлы нефть һәм газ сатучылары өчен генә, ә алар үз байлыгын башкаладан читтә яшәгән берәүгә дә бирми", ди Русиянең бүгенге хәле турында журналист Елена Трегубова.

XS
SM
MD
LG