Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар губернаторны үтерергә җыенмаган


Мәхкәмәчеләрдә еш кына һөнәри торгынлык яки кырыслык пәйдә була.
Мәхкәмәчеләрдә еш кына һөнәри торгынлык яки кырыслык пәйдә була.

Җәмәгать утырышчылары Петербур губернаторы Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнгән ике татарны иреккә чыгарды.

Петербур җәмәгать мәхкәмәсендәге җәмәгать утырышчылары Петербур губернаторы Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнгән ике татар егетен иреккә чыгарды. Бу вакыйганы Казандагы хокук белгече, эштән куылган сәясәтче һәм үзе төрмәдә утырып чыккан журналист ни дип бәяли?


Мативиенко татарны үз итә

Атна ун көн элек кенә рәсми сәясәтчелектән җибәрелгән Рафаил Хәким барыбер үз фикерен белдерүдән әле баш тартмый. Әйтик, ул бу Петербур мөселманнары эшенең "сәер" башланып китүен искәртә. Һәм ул Матвиенкога каршы татар кешеләре һәҗүм итә алуына ышанмый.

“Мин баштан ук аларның гаепле булуына ышанмадым. Гомумән, татар кешесе өчен Матвиенко ят яки дошман түгел. Ул Татарстанга да, татарларга да җылы мөнәсәбәтен күрсәтеп килде. Казанда ул матур бер урам төзеп бирде. Татарны яклаган галим Лев Гумилевка һәйкәл ачты. Петербурда да губернатор татарларга яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә. Сабан туе бәйрәмнәрен ясый. Шул шәһәрдә Тукайга да һәйкәл бар. Аны татарлар дошман күрә дип шом салуга мин ышанмадым ”, - ди Рафаил Хәким.

Русиядә президентлар алышынып тора. Ул гаепләнүче мөселманнарны шул уңайдан чыгармадылармы? Бу яңа туып килгән вәзгыятьнең бер билге-чаткысы түгелме?

“Юк, моңа президентлар хәле бәйле түгел. Зур сәясәтнең моңа мөнәсәбәте юк дип уйлыйм”, - ди элеккеге сәяси күзәтүче.

Мәхкәмәдә кешелеклелек, хис тә кулланыла ала

“Кеше хокуклары” адвокат кабинеты хуҗасы Назыйм Сафин Петербурдагы гаепләнүчеләр уңышын үзенчәлекле ысул куллануларыннан күрә. Утыртылучы кешеләр җәмәгать утырышчылары хезмәтен кулланган. Аларны халык утырышчылары яки “присяжныйлар” дип тә атыйлар.

«Хокук яклаучылар яки прокуратура хезмәткәрләре, мәхкәмәчеләр фикерләвендә еш кына һөнәри торгынлык яки кырыслык пәйдә була. Ә халык утырышчылары исә кешелеклелек, гаделлек нигезендә эшли. Моның өчен алар хисләрен дә, гомер тәҗрибәсен дә куллана. Кануннар рөхсәт итә моны. Шуңа күрә утырышчыларны куллануны отышлы форма дип саныйм», - ди Сафин.

Чыгарганнар, димәк акланырга кирәк

Ә Искәндәр Сираҗи исә журналист. Ул да Петербур егетләре кебек кайчандыр төрмәдә утырып чыккан.

“Мине дә гаделсез утырттылар дип саныйм. Үземнең ни эшләгәнемне, эшләмәгәнемне белә идем бит, шуңа күрә акланырмын дип тә көттем. Мәхкәмәдә милиционерлар да мине чыгарып җибәрәләр дип көтеп торды. Мин шунда Русиядә мәхкәмәнең гаделсез булуына инандым. Җәза йортларында шаяртып сөйлиләр: иректә булу – кешенең яхшы булуыннан түгел, ә мәхкәмәләрнең яхшы эшләмәвеннән, дип”, - ди ул.

Ә журналист Искәндәр Сираҗи исә хәзерге карарны күрсәтмә әйбер дип бәяли. “Менә күрегез, бездә дә демократия бар, дияр өчен. Бу малайларны чыгарып, алар Русия мәхкәмәсен акларга тели. Теләмәсәләр исә, халык утырышчыларыннан башка җавап алырлар иде.” Сираҗи егетләргә "бәхет елмайган" дип саный. “Чыгармаска да мөмкиннәр иде”, - ди ул.

Ә адвокат Назыйм Сафин барыбер дә гаепләнүчеләргә яки эчке эшләр, прокурор кармагына эләгүчеләргә төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итә. Ул хокукны яхшылап өйрәнергә һәм нидер килеп чыкса, адвокатлардан ярдәм сорарга куша.

Ә Петербурдагы татар егетләренә адвокатлар тынычланырга иртәрәк әле, ди. Җәмәгать мәхкәмәсе карары - рәсми мәхкәмә карары түгел. 14 апрельдә генә әле рәсми мәхкәмә үз карарын чыгарачак. Гаепләүче, ягъни утыртучылар бу карарга әле тагын 10 көн эчендә каршы да чыга ала.

XS
SM
MD
LG