Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово конституциясе парламентта хупланды


Приштина - Косово парламенты бер тавыштан яңа дәүләтнең конституциясен хуплады. Төп канун нигезендә Косово - күп милләтле парламент республикасы, президентның вәкәләте зур. Яңа дәүләттә рәсми телләр буларак - албан һәм серб телләре игълан ителә. Конституциядә милли азчылыклар хокукларын бозу тыелган. Сербларның мәдәни мирасын яклау турында әйтелгән.

Төп канун 15 июнь көнне Косовоның халыкара идарәсе бөтен вәкәләтләрне җирле хөкүмәткә тапшырганнан соң үз көченә керер, дип көтелә.

Февраль аенда бәйсезлек игълан иткән Косовоны бүгенге көндә дөньяның 38 дәүләте таныды. Дүшәмбе көнне Приштинада АКШ илчелеге ачылды. Башкалада шулай ук Албания, Британия, Германия һәм Швейцария вәкилчелекләре эшли.
XS
SM
MD
LG