Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбургта “Башмагым” музыкаль комедиясе сәхнәгә куелачак


Туган тел аһәңе. Кеше өчен аннан да моңлырак нинди аһәң бар икән?

Әнкәйләрнең бишек җыры белән сеңәргә тиешле туган телне кызганычка каршы, шәһәр җирендә яшәүчеләрнең күпчелеге белеп бетерми. Телне саклауның милли мәдәниятны үстерү белән бергә үрелеп барырга тиешлеге көн кебек ачык. Бу очракта милли театр сәнгатенең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Екатеринбург шәһәренең “Елизавет” мәдәният сарае каршында менә инде 7 елга якын “Ядкарь” исемле башкорт театр түгәрәге эшләп килә. Бу көннәрдә театр түгәрәгенә йөрүче үзешчән һәвәскәрләр бик җитди әсәр өстендә эшлиләр. Театрның җитәкчесе Фәймә Йосыпова әйтүенчә, ул – күренекле драматург, композитор һәм Башкортстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” исемле музыкаль комедиясы.

Театрның режиссеры, Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Солтанова һәр катнашучы образны тудыра алсын өчен зур көч куя. Репетиция вакытында һәр персонажны төрле яктан карап, холкын өйрәнеп эшлиләр. Сәйдә ханым үзе бу турыда болай дип сөйләде:

“Бу әсәрдә төп геройлар юк. Һәрбер образ халык массасының персонажы гына. Кәрим бай образын гына алып карыйк. Ул комсыз, тупас, мактанчык бер тип. Үзенең сәүдә эше белән бөтен кала халкын шаккаттырырга тырыша. Ә инде Кәрим байның хатыны Сәрби, иренең азгын холкын төзәтә алуда фәкать им-томнар гына ярдәм итәр дип, хәйләкәр, акча өчен җәһәннәмгә дә китәргә әзер торган Җиһан карчыкка мөрәҗәгать итә. Бу образларның асылы турында уйласаң, бүгенге көндә дә андыйларны халык массасы арасында очратырга була. Шуңа күрә әсәр хәзерге тормышыбызның проблемаларын үз эченә алуы белән көчле һәм мәшһүр”.

Спектакль Екатеринбург шәһәренең Елизавет мәдәният сараенда апрель аенда күрсәтеләчәк. Театр оештыру, репетицияләргә йөрү, спектакльне күңелгә үтәрлек итеп әзерләү белән беррәттән, алда аны карарга халык җыю мәсьәләсе дә тора. Кызганычка каршы, Татарстаннан, Башкортстаннан читтә яшәүче татар һәм башкорт халкында театрга йөрү культурасын үстерү өстендә күп эшлисе бар әле. Әмма бу проблеманы милли оешмалар ярдәме белән уңай чишелер, дип өметләнә “Ядкарь” үзешчән башкорт театры артистлары.
XS
SM
MD
LG