Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа сатира театры янә семберләрнең күңелен күрде


"Бәхеткә 5 минут кала" спектакленнән күренеш
"Бәхеткә 5 минут кала" спектакленнән күренеш

Бу юлы өлкә үзәгендә генә түгел – Мәләкәстә һәм Ишеевка төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнекен дә.

Өлкә үзәгендәге тамашага исә 60 чакрым ераклыктагы Чынлы районы Кәшә авылының укучылары да килгәннәр иде. Аларны авылның рухи җаны – ана теле укытучысы Роза ханым Ильясова алып килгән. Ул укучыларында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, 10 сыйныф укучысы Марат Җаббаров “Банкрот”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” кебек “борынгы” әсәрләрдән тыш, Туфан Миннуллинның “Шулай булды шул”, Илгизәр + Вера” һәм башка әсәрләрен дә белә икән.

Раил Садриевның Урал һәм Якын Себер якларына булачак сәфәре турындагы ниятләре белән “Азатлык”ның тыңлаучыларын да таныштырган бар инде. 14 апрельдә башланачак бу сәфәрнең төп максаты, Раил әйтүенчә, театрдан бизгәнме-биздерелгәнме татарга аны янә кайтару. Бу яктан эшләр муеннан, ди ул. Әнә күрше Чуашстан татары, акча табуда маһир булса да, театрга битараф әлегә. Аны да театрга якынайту ниятләре бар икән Буа дәүләт сатира театры директорының.

Анда кәмитләр булачак. Бүген, Раил әйтүенчә, өлгерә баручы Сембер тамашачысына кәмит түгел – мелодрама алып килгәннәр. Ләбиб Лерон үзенең “Бәхеткә 5 минут кала…” дигән әсәрен шулай атаган. Буа сатира театры аның беренче өлешен кәмит итеп әзерләгән, ә икенче өлеше, күпләрнең күзләрен чылатып, фаҗигадәй кабул ителде.

Сәхнә әсәренең эчтәлеген сөйләп маташу – мәгънәсез гамәл инде ул. Шулай да, бер-ике җөмлә урынлы булыр кебек. Сүз 3 ир-егетнең моңа кадәр бертуган икәнлекләрен дә, аталарының кем икәнен дә белмәүләре сәбәбе турында. Ә сәбәп – әни кешедә икән. Әти кеше Газинур – Нургази исә, үзенең әти икәнлеген белдермичә генә, бөтен гомерен 3 улының да тормышларын җайлауга багышлаган.

Шундый тирән эчтәлекле әсәрне Русиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова куйган һәм үзе дә әни ролен башкарды. Барча артистларның да үз рольләрен камил башкаруында аның өлеше дә зурдыр. Тамашачы исә, хушлашу мизгелләрендә Илдар Латыйпов белән Әминә Салахетдинова исемнәрен аеруча зур алкышлар белән каршылады. Әлбәттә инде, төп рольне башкарган Раил Садриев исемен дә.
XS
SM
MD
LG