Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония тышкы эшләр министры Русиягә килә


Япония тышкы эшләр министры Масаһико Комура Курил утраулары низагы турында сөйләшү өчен бу атна ахырында Русиягә килә.

Тышкы эшләр министралыгы Комура шимбә көнне Мәскәү белән Петербурга 4 көнлек сәфәргә китә дип белдерде.

Ул Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшер дип көтелә.

Русиядә Курил утраулары дип йөртелгән бу 4 утрауны Советлар Берлеге Икенче дөнья сугышында Япониядән тартып алган иде. Шуннан бирле 2 ил арасында солых килешүе юк.
XS
SM
MD
LG