Accessibility links

"Фәнсар-Бәрәкәт" тормышка ашырмы?


"Фәнсар-Бәрәкәт" исемле туризм үзәге төзеләсе җир инде сатылган. Татарстанда халыкара сәяхәт үзәген булдырырга теләүчеләр проблема хәл ителер дип өметләнә.


Казаннан ерак булмаган җирдә Югары Ослан районында халыкара туристлар үзәге “Фәнсар-Бәрәкәт”не бүген үк төзи башларга без әзер дип белдерде, “Аль-Барро” сәяхәт ширкәте башлыгы Альмир Сабитов. “Сәләт” яшьләр фонды һәм Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туристлык министрлыгы белән бергә әзерләгән бу үзәк әле яңа гына Казанда узган “Туризм индустриясе” ярминкәсендә дә тәкъдим ителде.
“Фәнсар-Бәрәкәт” не кору өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе Альмир Сабитов бу проект тормышка ашса, күңеленнән күпме кеше кабул итәчәкләрен дә санап куйган инде. Берюлы анда 2 мең кеше туктый алачак. Күз алдыгызга китереп карагыз әле, әнә берәүләр француз өен хуп күрсә, икенчеләр грекларда ял итә. Әнә тегендәрәк татар авылы шау-гөр килә. Тарихның кайсы битенә сәяхәт итәсең килсә, шунсына рәхим ит! Болгар чоры өе сине бөтен йорт җиһазлары белән каршы ала, сый-нигъмәт тә шул вакытларныкы. Телисең икән, өч көн тарихи Болгарда кунак булып, берничә минут эчендә Алтын Урда йортына күчә аласың. Милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган театрлаштырылган тамаша да күңелеңә хуш килер.
“Бу “Сәләт”нең тагын бер юнәлештә үсеше дип әйтәсе килә. Белем алу гына түгел, бу инде эшкә кереп китү дә”,- ди “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов. Чөнки, чит телләрне яхшы белгән “Сәләт” яшьләре монда хөрмәт күрсәтәчәк.
Туристларны урыс мохиты да битараф итмәс. Телисең икән өч ат җигелгән арбага утырып табигать кочагына китә аласың. Ә әнә тегендәрәк мөселманнарны кунак итәләр. Хәләл ризыклар, азан тавышы бу үзәкнең үзенә күрә бер бизәге булып тора.
Тулысы белән хыял, теләкләр тормышка аша калса, чыгымнары 800 миллионнан алып миллиард ярымлык булачак бу үзәкне җанландыру өчен эшләр башланган инде. Зур булмаган хәләл фермер хуҗалыгы да ачылган. Тәүлегенә 15-16 кеше килеп ял да итә ала. Планнары “гисар” токымыннан тагын 200 баш сарык алып асырау.
“Бу инде үзенә күрә бөтен Татарстандагы туризм: Биләр, Казан, Иске Казан һәм башкаларга бара торган бөтен маршрутларны ачып җибәрә торган нокта рәвешендә күз алдына килә. Мәскәүдән дә безнең “Мәрҗәни” дигән фонд инвестор буларак үзенең ярдәме белән катнашырга тора”,- ди Җәүдәт Сөләйманов.

Бер караганда шау-гөр килеп төзелеш башларга барсы да әзер кебек. Әмма бу үзәк төзелер дигән урын яңа гына сатылган. Аның хуҗасы кем икәнлеге бер ай эчендә билгеле булырга тиеш. Бу хакта Альмир Сабитов әйтте. Бу 15 гектар җирне ул 49 елга арендага алган булган.
“Барсы да яздылар. Әлегә кадәр җавап юк. Җир элек дәүләтнеке иде. Хәзер сатылды. Минем аренда ничек бар шулай кала. Бу проектны тормышка ашырып төзергә рөхсәт бирсен өчен әлеге җирнең яңа хуҗасы белән сөйләшәчәкбез”,- ди Альмир Сабитов. Әгәр яңа хуҗа этнотуризм үзәген кирәксенмичә зур сыра бакчасы ачарга планлаштырса дип шөбһәләнеп тә куя ул. Шулай итеп Русиядә әлегә тиңе булмаган әлеге проект тормышка ашмаска да мөмкин.
Казанга килгәч чит илләрнең күренекле сәяхәт белгечләре хуплаган, Татарстан хөкүмәтенең 2008-2010 елга туризмны үстерү программасына һәм шулай ук Русия туризмы үсеше программасына да кергән, диния идарәсе үз фатихасын биргән, кече бизнесны үстерү ассоциациясе теләктәшлеген белдергән, берничә халыкара күргәзмәдә катнашып югары бәя алган “Фәнсар-Бәрәкәт” үзәгенең язмышы әлегә кадәр хәл ителмәгән.
XS
SM
MD
LG