Әдәбиятка ул фронт шигыйрьләре авторы буларак кереп китте. Кави Латыйп “Солдат эзләре”, “Хәтер йомгагы”, “Иркен сулыш”, “Ефәк әрем” кебек шигъри җыентыклары, “Мизгел” исемле хикәяләр җыентыгы, күп кенә җырлар, публицистик мәкаләләр авторы билгеле иде.
Җеназа мөрәсиме дүшәмбе көнне иртән әдипнең Казандагы фатирында үтте. Кави Латыйп туган авылында, Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында җирләнде.