Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Агади Тукай роле өчен “Алтын битлек”кә лаек булды


15 апрельдә Мәскәүдә “Алтын битлек” театр премиясе лауреаттары игълан ителде.

Төп бүләккә Русиянең 29 музыкаль, 19 драма, 4 курчак театры дәгъвә итте. Алар арасында Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Башкорт дәүләт академия драма театры да бар иде. Башкорт артистары “Кәкүк оясы” спектаклен тәкъдим итсә, Татарстан бәйгедә Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсын күрсәтте. Әмма ике спектакльнең берсе дә җиңү яулый алмады. Төп бүләккә Санкт-Петербургның марионет курчак театры куйган “Тылсымлы каурый” спектакле лаек булды. Ә менә “Операда иң яхшы ир-ат роле” исеменә “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Тукай партиясен башкарган Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Мариин театры солисты Әхмәт Агади лаек булды.
XS
SM
MD
LG