Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән Кабаеваны өйләнештерү кемгә кирәк?


Владимир Путин белән Алинә Кабаева
Владимир Путин белән Алинә Кабаева

Владимир Путинның “Бердәм Русия” фиркасен җитәкли башлавын кайберәүләр әле белми калган булса да, Путин белән Кабаева мөнәсәбәте турындагы имеш-мимешләр бүген һәркемнең телендә.

“Азатлык”ка бу хәл “дөрес микән, юк микән”, дип чит илләрдән дә шалтырата башладылар инде.
Бүген күп кенә электрон сәхифәләрдә шундый гаибәт таратылды. Имеш Путин ике ай элек хатыны Людмила белән аерылган да, хәзер гимнастика буенча дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутат Алинә Кабаевага өйләнергә уйлый икән. Биредә әйтелгәннәрдән күренгәнчә, туй якынча 15 июньдә, Петербурда, Константиново сараенда булырга тора. Бу хәбәр беренче булып “Московский корреспондент” басмасында күренде.
Ә көз көне генә әле, шул ук Алинә Кабаеваны Дмитрий Медведевнең сөяркәсе дигән гаибәт чыгарганнар иде.
Бу турыда күп кенә матбугат чаралары язса да, әлеге хәбәргә ышанучылар бик аз. Күпләр моны чираттагы PR алымы дип саный, бигрәк тә илдә “Бердәм русия” корылтае барган көннәрдә, бу тагын да актуальләшә. Татар кызы Алинәнең Русия җитәкчелеге даирәләрендә кем белән нишләп йөрүе берәүгә дә билгеле түгел, шул исәптән “Азатлык”ка да. Ә менә аның чыгышы белән Татарстаннан булуын, спорттагы уңышлары, дәүләт идарәсендәге дәрәҗәсе күпләргә билгеле. Бу турыда “Азатлык” та бераз мәгълүмат әйтеп китә ала.
Чит ил басмаларында Кабаеваны күбесенчә казах кызы дисәләр дә, чынлыкта ул татар. Аның әби-бабасы, ата-анасы чыгышы белән Татарстанның Әлки районыннан. Әтисе Марат Кабаев, 80 елларда Ташкентның “Пахтакор” футбол командасы төркеме уенчысы, әнисе танылган баскетболчы, бабасы милли көрәш буенча федерация җитәкчесе булган. Әйтергә кирәк, еш кына алар Бөтендөнья татар конгрессы оештырган җыелышларда да катнашып килә. Алинә үзе дә Татарстанны туган ягы буларак күрә, булса кирәк. Русия Дәүләт Думасына депутаты булып та Кабаева Татарстан аша сайланды.
Соңгы арада ул Казанга Шәймиевнең еллык юлламасын тыңларга дип килгән иде. Шулай ук татарстанлылар быел кыш фаҗига булганда Кабаеваның Бөгелмәгә килүен дә хәтерли. Биредә ул кар астында калган балаларны күмүдә катнашты. Монда аның тарафыннан Бөгелмәдә спорт комплексы төзеләчәк дигән фикер әйтелде.
Шулай итеп, илдә сәяси үзгәрешләр барган вакытта халык бу хәлләр белән генә түгел, ә Путин һәм Кабаеваның шәхси тормышы белән дә кызыксына. Күпләр бу уңайдан Русия башлыгын Франция президенты Николя Саркози белән дә чагыштыра башлады. Янәсе, Путин да аның кебек хатынын алмаштырырга уйлый икән, дип.
Татарстанда исә халык аек акыл йөртә, чөнки мондагылар өчен Кабаева да, Путин да бик кадерле. Шуңа күрә ил башы белән Кабаеваның накахлашуын алар уен көлке дип кабул итә һәм соңгы көннәрдә бу ике шәхесне нихак түгел, ә бер фирка генә бәйли ди. Ник дигәндә, чөнки Путин да, Кабаева да, әлегә бары тик “Бердәм Русия” кысаларында гына кушылдылар.
XS
SM
MD
LG