Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәре чүплеге яна


Татарстан башкаласының Азино һәм Горки бистәсендә яшәүчеләр дә зәһәр төтен исен сизде.

17 апрельгә каршы төндә төтен исе Салават Вәлиевне йокысыннан уяткан. Самасыр авылында яши ул. “Тәрәзәләр безнең ябык. Иптәш малай төнлә тышка чыгып кергән иде. Аның артыннан ис керде. Күршеләр дә бүген төнлә бик каты төтен керде дип зарланды”,- ди Казан чүплегеннән 5-6 чакырым ераклыкта яшәүче Салават Вәлиев. Менә өченче көн инде Казанга терәлеп торган Самасыр чүплеге халык телендә.
Русиянең өченче башкаласы булырга теләгән Казанга игътибар зур. Русиянең беренче каналы да 17 апрель көнне иртәнге хәбәрләрдә бу хакта “чаң сукты”. Мәйданы 10 мең квадрат метрны биләгән янгынның төтене, җил башка якка булганга, ул тирәдә яшәүчеләргә башта зыян салмаган иде. Пәнҗешәмбе бу чүплек тагын бер кат барлыгын гына түгел, борынны ярып кергән исе белән зыянын да сиздерде.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле Марат Рәхмәтуллин белдерүенчә, чүплек януны тиз генә сүндереп булмаячак. Җил комачаулый. Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгына бу урынга су үткәргеч сузылмаган булуы һәм табигый сулыкларның ераклыгы да кыенлыклар тудыра. Бу эшкә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының боралагы да җәлеп ителгән.
“Соңгы елларда анда чүп черү нәтиҗәсендә метан газы барлыкка килә дип әйтә белгечләр. Хәзер анда зур күләмдә чүп җыелган. Аны тулысынча туфрак, җир белән каплап кую планлаштырыла”,- ди Казан шәһәре хакимияте матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров. 9 катлы йорт биеклегендәге бу чүплек Мәскәү-Уфа “М-7” дип аталган федераль трасса һәм Чаллы юлыннан килүчеләрне куш тырнаклар эчендә әйткәндә “сәламләп тора”. Өем чите юл кырыена килеп җитергә дә күп калмаган.
Моннан 15-20 еллар элек бу чүплек туктаусыз янып тора иде. Хәзер үзенең барлыгын белдереп әледән-әле кабынып ала. Казанга Европада төзекләндерү һәм үсеш банкы идарәчеләренең еллык җыелышына килгәннәргә дә узган майда чүплеккә ут кабып, Татарстан башкаласы үзенең куш тырнаклар эчендә әйткәндә “тагын бер горурлыгын” күрсәтә язган иде. Ул вакытта төтенне “тиз тоттылар”.
Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, “Оргсинтез” сәнәгать ширкәте артында яңа чүплек ачылачак. Ә Самосыр авылындагыга чүп ташлау тукталгач язмышы ничек буласы әле дә хәл ителмәгән. Кайбер ширкәтләр бу чүплек тавын үзләренә алып аннан чыккан газны куллану проеклары да тәкъдим иткән булган.
XS
SM
MD
LG